Мошенниклар Эльмира Кәлимуллинаны бер тиенсез калдырган

Мошенниклар танылган җырчы Эльмира Кәлимуллинаның картасындагы акчаларын урлаганнар. Аферистлар аны бер тиенсез калдырган. «Голос» проекты финалисты әлеге күңелсез хәл турында Instagramдагы сәхифәсендә язган.

Бүген иртән Эльмира Кәлимуллина бер такси хезмәтеннә килгән смсларны күрә.  Имеш, җырчы берничә тапкыр аларның хезмәте белән кулланган. Шул рәвешле мошенниклар аның картасындагы бар акчаны алып бетергән. Акча беткәч кенә банк хезмәткәрләре җырчының картасын «ябып» куйган.

«Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, дәүләтемә үз салымнарымны гел түлим, барысы да максималь ачык, закон бозмыйча, намус белән яшим. Ә хәзер… мине барысыннан да мәхрүм иттеләр», — дип рәнҗеп яза ул.

Җырчы сүзләренә караганда, үзизоляция аркасында ул эшсез һәм акчасыз калган. Банкта аңа берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз, дип җавап биргәннәр. Җырчыга полициягә барырга һәм гариза язарга киңәш иткәннәр.


Фикер өстәү