«Нух көймәсе» белән ерак китеп булырмы?

Дөньякүләм пандемия төрле илләрдә кешеләр тормышына гаҗәп үзгәрешләр кертә.  Бикләнеп утыруны барыбыз да авыр кичерәбез. Җитмәсә, изоляция кесәләрне бушата, бизнесны банкротлык чигенә китереп тери. Өлкән яшьтәгеләргә, хроник чире булган кешеләргә аеруча авыр: аларны катгыйрак шартларда бикләргә тырышалар.

Менә шундый авырлыкларны җиңеләйтү ысулын эзләүче дәүләтләр бар. Япон бизнесы, мәсәлән, мәрмәр ит, затлы балык сатуның кимүеннән интегә, чөнки рестораннар ябык, калын кесәле японнар өйләрендә утыра, банкетлар һәм мәҗлесләр тыелды. Акчасыз калган эшмәкәрләр Хөкүмәтне затлы ризыклар сатып алу өчен халыкка талоннар өләшергә чакырды. Әмма Хөкүмәт кыенлыкны үзенчә хәл итте: бюджет акчасына кыйммәтле ит һәм балыкны, сатылмый башлаган кавыннарны сатып алды да мәктәп ашханәләренә озатты. «Иң яхшысы – балаларга» дигән принципны тормышта гамәлгә ашырды ягъни.

Испания Сәламәтлек саклау министрлыгы ниндидер сәбәпләр аркасында өйдә бикләнеп утыру мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен «Нух көймәсе» дигән махсус программа эшләде. Әлеге программа коронавирус йоктыру һәм аны тарату чыганагына әверелү куркынычына ия булганнарга кунакханәләр, ял базалары, тулай торак­ларда бушлай яшәү мөмкинлеге бирә, ашаган өчен өлешчә түләү каралган. Бу программадан беренче чиратта авырулар белән даими контактта булган медицина хезмәткәрләре файдаланачак. Боларга бит өйләренә кайту да куркыныч, гаиләгә хәвеф яный. Авыру симптомнары булмаган, әмма тест нәтиҗәсендә вирус табылган кешеләр дә «Нух көймәсе»нә утыртылачак. Чирле дип шикләнгән, әмма әле тест нәтиҗәләре мәгълүм булмаганнар да шундый  бушлай яшәү мөмкинлеген алачак.

Испаниянең Сәламәтлек саклау министрлыгы әлегә программа башлангыч стадиядә генә дип хәбәр итә. Кайбер төбәкләрдә инде ул тулы көченә эшли, кунакханә әзерли генә башлаган төбәкләр дә җитәрлек. «Нух көймәсе»ннән баш тарткан өлкәләр дә бар. Кайсы аның өчен акча таба алмый, кайсы авыру йоктыручылар аз булу сәбәпле кире кага. Хастаханәләрдә буш урыннар күп, «куркыныч төркем»гә керүчеләрне шунда гына салабыз дип әйтәләр, ди. Арагон һәм Валенсиядә программа тулы көченә эшли башлаган инде, Мадридта да кунакханәгә күчү белән проблемалар юк. «Нух көймәсе»ннән башка да яши алабыз дип әйтүче төбәкләр арасында мәшһүр Канар утраулары бар. Югыйсә бушлай Канар кунакханәсендә ял итүдән баш тартмаслар иде кайберәүләр.

Кунакханәләрдә яшәүнең кагыйдәләре катгый икән: башка кешеләргә якын килергә ярамый, гаиләң белән телефоннан гына аралашасың, «көймә»дән эшкә, эштән «көймә»гә генә хәрәкәт итәсең. Ашау-эчү чыгымнарын Хөкүмәт үзе генә күтәреп бетерә алмый. Җирле эшмәкәрләр арасында ярдәмгә килүчеләр дә бар икән. Кайбер кешеләр бушка туклана, аларның ризыгы өчен эш бирүчеләр түли. Әмма кунакханә шартларында яшәүне дә авыр кичерәләр, халык моны тоткынлыкка тиңли.

Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү