Белгечләр чаң суга: акча басу күләме «тарихи норма»ны берничә тапкыр узып киткән

Дөньяның барлык илләре дә бүген акча станогын тулы көченә әйләндерә. Базарга рекордлы темплар белән электрон акча һәм кәгазь банкнотлар чыга. Кризис ясаган тишекләрне шуннан башка томалау юлларын беркем дә таба алмый әлегә.

Россиянең Үзәк банкы да чит илләрдәге көндәшләреннән калышмый. Март аенда кәгазь акча күләме моңарчы булмаган тизлектә үскән – триллион сумга ишәйгән. Мо­ңар­чы декабрь аенда, халыкка унөченче хезмәт хакы түләгәндә генә, кәгазь акча күп басыла торган булган. Ел дәвамында, күп булса, бер айга өстәмә 300 – 400 миллиард сум­нан артык акча басылмаган. Саклык банкының Макро­экономик тикшерүләр үзәге белгечләре чаң суга: акча басу күләме «тарихи норма»ны берничә тапкыр узып киткән.

Акча басуның төп сәбәпләреннән берсе – халыкның депозитлардагы акчасын кире таләп итүе. 15 марттан 25 мартка кадәрге ункөнлектә генә россиялеләр банктагы кертемнәренең 616 миллиард сумын бушаткан. Владимир Путинның банк кертемнәренә салым салу турындагы хәбәре дә халыкның банкларга ябырылуына зур этәргеч биргән. Россия банклары ассоциациясе, Үзәк банкка хат язып, иң беренче булып «хәвеф быргысы» кычкыртты. 300 банкны берләштергән бу оешма халыкның үз акчасын кире таләп итүен фаҗигагә тиңли. «Ял атнасы» кертелгәч, халык банкларга сәяхәтен бераз киметкән икән киметүен. Әлегә апрель статистикасы чыгарга иртә, шулай да бу айда инде әйләнештәге кәгазь акчалар тагын 200 миллиард сумга арткан дип әйтәләр. Банклар үзләре дә кәгазь акча запасы булдырырга тырышып, Үзәк банктан акча сорый икән. Клиент акча сорап килгәч, кулына «тере» акча тоттыра алмасаң, нинди коткы таралачагын барыбыз да белә бит инде. Бу башка кертем ияләренең банк бүлекчәләрен штурмлый башлавына китерергә мөмкин. Бәяләрнең банк процентларын узып китеп күтәрелүе дә халыкны кул кушырып утырмаска өнди. Акчага ышаныч юк, кулдагы чыпчык һавадагы торнадан хәерлерәк дигән вазгыять тудыра. Акча алышыну турында тегенди-мондый хәбәрләр чыгып та теңкәне корыта. Байлыгыңны кул астында тоту һәм бәясе төшми торган товарларга алыштыру хәерлерәк булып тоела. Өйдә бикләнеп утыру да керемнәрне киметә һәм запас акчаны кулланылышка кертергә мәҗбүр итә.

Үзәк банк ашкын темплар белән акча басса да һәм «кара алтын» бәясе рекордлы рәвештә түбәнәйсә дә, безне гаҗәпләндереп, рус сумы резерв валюталарына карата ныгый, үз «куәт»ен күрсәтә. Сигез көн рәттән инде сум доллар белән евроны «ега». Моның сере тирәндә түгел. Үзәк банк резервларын сатуга чыгара, «яндыра» ягъни. Көн саен 175 миллион доллар биржа сәүдәсенә чыгарыла икән. Бер кварталга Үзәк банк 15 – 20 миллиард долларлык резервны сатар дип көтәләр. Әмма, шуңа карамастан, бу атна ахырына доллар курсы 75 сумга кадәр үсәр дип фаразлый белгечләр. «Кара алтын» базары ни дип әйтер тагын. Корыч коючылар һәм химия сәнәгате предприятиеләре дә Хөкүмәттән ярдәм сорый анда. Шулай булгач, сумның мускул уйнатуы вакытлы күренеш булыр сыман.


Фикер өстәү