40тан артык капка ясаган Заһит Латыйпов: «Искесе туйдырды дип, яңасын ясатучылар да бар»

Ютазы районының Бәйрәкә мәктәбендә  тимерчелек буенча остаханә ачарга җыеналар, балаларга бу  эшне тимер остасы Заһит абый Латыйпов өйрәтәчәк дип ишеткәч, чираттагы героемны блокнотыма теркәп куйган идем. Өйдә  эшләп утырган көннәрдә, кылт итеп, нигәдер шушы Заһит  абый искә төште. Ниләр майтарып ята икән ул?

– Элеккеге район башлыгы Рөстәм  Нуриев,  кул хезмәтем  белән танышкач, мәктәптә алачык булдырып, шунда  яшь буынны һөнәрчелеккә өйрәтергә тәкъдим иткән иде. Ләкин ул Алабугага киткәч, остаханә  ачылмыйча калды. Әгәр эшләр өчен җиһазлар булса, мин хәзер дә  каршы түгел. Тик үземнекен анда-монда күтәреп йөрисе килми. Сандал үзе  генә 100 килодан артык  бит, – дип сөйли 65 яшьлек тимерче. – Мәктәптә балалар саны елдан-ел азая бара, ләкин  авыл җирендә тимер эшен белү берәүгә дә  комачауламый. Теләгән укучылар өемә дә килә ала, берсен дә кире бормаячакмын. Яшьләр арасында  андыйлар болай да бар.  Киңәшләремне кызганмыйм.

Заһит абый «Сельхозтехника»да эшләгән, анда слесарь, эретеп ябыштыручы, токарь һәм башка күп эшләрне башкарган. Оешма ябылгач,  азык-төлек сату буенча шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Унбер елдан соң тимерчелек эшенә керешкән. Беренче булып, үз йортларына капка-койма ясаган. Иң авыры тимерне матур итеп бөгеп, бизәкләр, фигуралар ясау икән. Барысы да шома гына бармый, килеп чыкмаган чаклар да булгалый. Баштарак кул белән эшләсә, хәзер күбесен станок ярдәмендә башкара. Махсус миче дә бар, анда  тимерләрне кыздырып, чүкеч белән төя. Гадәттә, бу ысулны фигуралар ясаганда куллана.

Көн саен остаханәсенә чыгып, 8 сәгать эшләп керә икән. Кайчак  иртәнге сәгать 4-5тә үк – эш урынында. Заказларны югалтасы килми, тимерне кызуында сугарга тырыша. Бу язны гына  4 капка ясаган. Унбиш ел эчендә капкалар саны 40тан арткан. Шуның 15ләбе Бәйрәкә  урамнарын бизи.

Тимердән нәрсә ясап була, барысын да кыландыра Заһит абый. Эскәмия, шашлык пешерү өчен мангаллар, балалар лагерьларына беседка, өй кыеклары, чардуганнар… Тимерченең эшсез торганы юк диярлек. Күңеленә ошаган капкаларны фотога төшереп тә алгалый. Кайчак үзе дә  яңалык эзләп табарга тырыша. Туганнарының күңелен күрергә дә онытмый: туган көннәренә тимердән  роза чәчәкләре коеп, аны кызылга, яфракларын яшел төскә буяп бүләк итә. Тормыш иптәше Нәсимә апаны да туган көнендә сөендергән.

Заһит абыйга уллары  Илназ белән Рөстәм дә булышкалый. Илназ, дизайнер буларак, яңа бизәкләр, сызымнар табарга булышса, Рөстәм дә хәл белешергә кайткан саен ярдәм итә. Буяу эшен оста башкара икән. Менә шулай итеп, Латыйповлар бергәләп матурлык тудыра.

– Яшь барган саен, артыгы кирәкми. Тик өйдә эшсез ятасы да килми. Көндез бераз ял итеп алу да җиткән. Капкаларның бәясе 20 мең сумнан башлана. 60 – 70 меңлегенә заказ бирүчеләр дә бар. Замана кешесе матурлыкны, зәвыклы әйберләр ярата. Искесе туйдырды дип яңасын ясарга куша. Көч-куәт булганда, эшләргә язсын әле, – ди Заһит абый.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү