Путин: бизнеска да, төбәкләргә дә акча булачак

Кече һәм урта предприятиеләргә, авиакомпанияләргә дәүләттән ярдәм күрсәтеләчәк. Төбәк бюджетына да өстәмә акча күчереләчәк. Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә барышында шул хакта әйтте.

15 апрельдә узган киңәшмәдә Владимир Путин ил хөкүмәтенә кече һәм урта предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтергә кушты. Ул пандемиядән зыян күргән өлкәләр исемлегенә азык-төлектән кала башка төр товар саткан предприятиеләрне кертергә тәкъдим итте. Әлеге акчаны   шул предприятие хезмәткәрләренә хезмәт хакларын түләүгә, башка төр ихтыяҗларны капларга кулланырга мөмкин. Апрель өчен финанс ярдәме оешмаларга 18 майдан күчереләчәк. Май өчен акчаны исә июньдә көтәсе. Финанс ярдәменең күләме аерып исәпләнәчәк. Бер хезмәткәргә – 12 130 сум каралган.

-Кече һәм урта бизнес компанияләренә ярдәм алуның бердәнбер шарты – 1 апрельга штатның 90 процентының сакланып калуы, – диде ил Президенты.

Төбәкләргә бюджетларын баланста тоту өчен өстәмә 200 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Путин әйтүенчә, авиация тармагы хәзер авыр чор кичерә. Аларга да финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Президент әлеге өлкәгә 23 млрд сум акча бүлеп бирергә кушты.

Бизнес вәкилләренә кредит алу кыенлашкан. Владимир Путин сүзләренчә, хезмәт хакларын түләү өчен кредит күләменең 75 проценты Внешэкономбанк аша тәэмин ителәчәк. Президент хөкүмәт вәкилләренә, бизнес-берләшмәләргә, төбәкләргә икътисади хәлне һәрдаим бәяләп торырга һәм яңа чаралар әзерләргә кушты.

 


Фикер өстәү