Блогер Рафилә Шәмсетдинова: “Акчага экономия ясыйм дисәң, аш-су бүлмәсендә кайнаш һәм хәҗәткә конверт тот”

Танылган татар аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова пандемия чорында экономия ясауның төп серен әнә шунда күрә. “Өйдә пешергән ризык тәмлерәк була. Шактый акчаны да янга калдырырга ярдәм итә”, — ди уңган хуҗабикә.

Күптән түгел “Инстаграмм” челтәрендә гүзәл затлар арасында махсус осталык марафоны да оештырды ул. Һәр хуҗабикә Рафилә рецепты буенча ризык әзерләп, үз сәхифәсендә шуның фотосы белән бүлешергә тиеш иде. Ахырдан иң уңган өч хуҗабикәгә бүләкләр дә тапшырылды. “Хатын-кызлар, өйдә утыруларыннан файдаланып, якыннарын төрледән-төрле тәм-томнар пешереп сыйласын дип оештырдым мин аны. Араларында: “Шушы флешмоб булмаса, гомер пешеренмәс идем”, — дип язучылары да булды. Ә бит, уйлап карасаң, бүген аш-су бүлмәсендә кайнашу өчен менә дигән вакыт. Саклар урының булса, рәхәтләнеп полуфабрикатлар ясап куярга мөмкин. Пандемия тәмамланып, эшкә чыккач, үзебезгә җайлы булачак. Әзер әйберне пешереп алу бик рәхәт бит”, — ди Рафилә.

Үзып баручы “карантин”лы айны бик экономияле булды дип саный ул. “Дөрес булса, балалар өйдә утыргач, бакча өчен түлисе булмый, диделәр. Күңел ачу чараларына йөрмәгәч, гаилә бюджетының ул өлеше дә исән-сау калды. Фәкать бер генә чыгым артты дияр идем. Шушы хәлләрдән соң иммунитетны күтәрүгә күбрәк игътибар бирә башладым. Иммунитет өчен витаминнар, кара әнис мае, имбирь, лимон, кәнәферне еш алам. Имбирьне дә бәясе артканчы алып өлгердем”, — дип сөенә Рафилә.

Танылган аш-су блогеры акчаны дөрес тотуның күп кенә башка серләрен дә белән булып чыкты. Бу уңайдан фикер-тәкъдимнәрен безгә дә җиткерде ул:

— Экономиягә кризис, пандемия чорында гына гына түгел, гомер буе өйрәнергә кирәк. Әнием – белгечлеге буенча икътисадчы. Безне дә балачактан экономия ясарга өйрәтте ул. Мисал өчен, ризык пешерсәң, аңа кирәкле әйберләрне җитәрлек итеп кенә алырга, бәрәңгене дә кабыгын юкарак итеп әрчергә куша иде. Кыскасы, экономия балачактан канга сеңгән безнең. Моны балаларга да өйрәтергә кирәк.

— Акчаны кирәк-кирәкмәскә туздыру – дөрес нәрсә түгел. Безнең гаиләдә һәр хәҗәткә конверт бар. Кулга артыграк акча килеп керсә, шул максатларның конвертларын “баетабыз”, әкренләп җыела бара. Мәсәлән, бүген “яңа суыткыч”, “койма”, “мунча салу” өчен әзерләп куйган конвертларым бар. Бөтен артык акча шунда китә. Төзелеш вакытында ул акча болай да су урынына ага. Шуңа без әлегә юк-барга акча сарыф итә алмыйбыз. Шулай да акча “кысып” кына яшәү дә дөрес түгел. Күңел ачу, балаларны сөендерү турында уйламаган кешеләрне дә аңламыйм. Һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиеш.

— Без элек-электән кибеткә барганда исемлек төзеп йөрибез. Анда исемлексез кергән чагым бик сирәк! Кирәкле азык-төлек исемлеген телефонда блокнотка язам яки иремә смс итеп җибәрәм.

— Аллаһы Тәгалә исраф, артыклыкны яратмый. Шуңа күрә кибеткә баргач товарны артык күп төяргә кирәкми. Атнага бер тапкыр барлык кирәк-яракларны җыеп кайтудан да яхшысы  юк дип саныйм. Элек-электән запаслы торырга яратам. Алай эшләү отышлырак та бит. Шикәр комы, он, ярмаларны капчыгы белән алып куйсаң, ул бит күпмегә җитә. Шуңа миндә һәрвакыт 5 килолы ярмалар бар.

— Моннан берничә ел элек ирем телефонына махсус кушымта йөкләтеп, бер ел дәвамында айлык керем һәм чыгымнарның исәбен алып барды. Анда инде ай буена күпме акча тотылганы аерым ачык күренә. Моны гаилә бюджетын алып барганда шулай ук кирәкле ысул дип саныйм. Ләкин анда тотылган акчаңны даими рәвештә язып барырга кирәк. Моңа вакыт җиткерүе генә кыен.

Вакыт дигәннән, Рафилә Шәмсетдинова үзизоляция чорында якыннарың белән үткәргән вакытның да кадерен белергә чакыра. “Ни генә булса да, һәр нәрсәгә оптимистик рухта карарга кирәк, — ди әңгәмәдәшем. —  Өйдә гаиләң белән бергә тору дин ягыннан караганда да саваплы икәнлекне онытмасак иде. Гаиләң белән үткәргән вакыт – иң бәрәкәтле, хәерле вакыт. Ул хәтта сәдака бирү савабына тиң. Шушы вакытның тәмен, рәхәтен белеп калырга кирәк”.

Күпләребезнең үзизоляция чоры башланганчы җыйган карабодай запаслары бетмәгәндер әле. Аны танылган аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова тәкъдим иткән рецепт буенча төрләндерергә мөмкин. Бүген пешерелгән карабодай иртәгегә калса, аннан җайлы гына иртәнге аш әзерләп була. Моның өчен 1 йомырканы яхшылап чәнечке белән тугларга, тоз-борыч сибәргә, әзрәк сыр уарга һәм шунда 4-5 аш кашыгы карабодай салып, тугларга кирәк. Катнашманы касә яки чокырга салып, 2 минутка микродулкынлы мичкә куябыз. Тәмле иртәнге аш әзер! Кичәге карабодай да әрәм булмый!

 

Динә Гыйлаҗиева

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү