Казанда җир асты газүткәргеченнән газ чыккан

Казанда узган кич Короленко урамындагы җир асты газүткәргеченнән газ чыккан. Якындагы йортта яшәүчеләрне мәктәпкә эвакуацияләгәннәр.

Короленко урамы, 21 адресы буенча урнашкан ишегалдында газ исе таралу турында хәбәр 19: 44тә килде, дип сөйләделәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә. Ашыгыч хезмәтләр ике подъезддан 50 кешене эвакуацияләгәннәр. Кешеләрне якын-тирәдә урнашкан 20-нче номерлы мәктәпкә урнаштырдылар. Бер сәгатьтән соң алар үз фатирларына әйләнеп кайтканнар.

Хезмәткәрләр газ чыккан урынны яптылар һәм авариянең сәбәпләрен ачыклау өчен җентекләп тикшерү үткәрәләр, диделәр Татарстан буенча РФ ГХМ баш идарәсендә.


Фикер өстәү