Лилия ГАЛИМОВА: “Таиландтан кайтучыларны туганнары каршы алмаячак”

Бүген төнлә Казанга Бангоктан (Таиланд) Россия гражданнарын алып кайтучы борт төшәчәк. Барлык пассажирлар исемлеге алар рейска теркәлгәннән соң билгеле булачак. Журналистлар белән онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ватандашларны ничек каршы алачаклары турында сөйләде.

− Татарстанда читтә кайтучыларны урнаштыру өчен барлыгы 7 үзәк әзерләнде. Бу сәламәтләндерү лагерьләре, кунакханә, санаторийләр. 1 187 урын әзерләнде. Пассажирларны каршы алу өчен шартлар тудырылачак. Әмма аларның туганнарына каршы алырга рөхсәт бирелмәячәк, − диде Лилия Галимова.
Пассажирларны Роспотребнадзорның республикадагы идарәсе хезмәткәрләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре каршы алачак. Аларны медицина тикшерүе көтә. Температурасы югары булган кешеләрне хастаханәләргә озатачаклар.


Фикер өстәү