“Мин татарча сөйләшәм” чарасы быел булачакмы?

Яшьләрнең “Мин татарча сөйләшәм” чарасын үзизоляция туктата алмый. 15 нче мәртәбә узачак әлеге акция быел беренче мәртәбә интернет киңлекләрендә узачак. Ул 26 апрель көнне 14.00 сәгатьтә  башлана. Акциянең барышын Вконтакте челтәрендәге төркемдә һәм ютубта “ТМТV” каналында карап булачак.  

Бу хакта әлеге проект авторларының берсе Тәбрис Яруллин менә ниләр сөйләде:

– Моңа кадәр интернет өчен махсус бернәрсә дә ясаган юк иде, шуңа күрә бу –үзебезгә дә зур сынау. Быел алып баручылардан алып, барлык сәхифәләр дә интернет өчен оештырылачак. “Татар-дозор” уены хәзер интернетта онлайн узачак. Катнашучылар гугл-карта кулланып татарча геотеглар булдыру, билгеле бер урыннарга тасвирламалар язу биремнәрен үтәчәк. Акция кысаларында Википедиядә “Татар 4.0” мәкаләләр бәйгесе дә узачак. Анда катнашырга Татарча Википедиядән кулланучылар чакырыла. Әлеге бәйге татар телендә сыйфатлы контент булдыру, телне үстерү һәм халыкның тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучыларга ярдәм итүне күз алдында тота. 26 нчы апрельдә исә яңа мәдәнияткә өлеш керткән кешеләргә “Мин татарча сөйләшәм” премиясен бүләк итәбез. Моннан тыш, “Татар яшьләре форумы” дәүләт оешмаларының социаль челтәрләрен тикшерүне үз өстенә алды. Чөнки еш кына дәүләт оешмалары, районнар сәхифәләрен бары тик рус телендә генә алып бара. Моннан 3-4 ел элек Татарстан Дәүләт Советы инстаграмының рус телендә генә булуын күрдем һәм татарча да язуларын сорап хат та юллаган идем. Нишләптер рәсми оешмаларга икетеллелекне гамәлдә куллану авыр. Мондый оешмаларга антипремия тапшырабыз.

Җанлы концертта быел да зур сәхнәләрдә чыгыш ясау тәҗрибәсе булмаган яшь җырчылар килә. Мәсәлән, Саба егетләренең “Taraf” төркеме, композитор Азат Гыймадиев һәм башкалар. Боларга музыкаль бәйгедә җиңүчеләр дә өстәлә. Барлыгы 15 төркем җыелды. Безнең яшьләр белән эшләүче популяр артистларны катнаштыру тәҗрибәсе дә бар. Быел Ришат Төхвәтуллинны чакырдык. Чөнки безнең акция бөтен кешеләргә дә ачык, яңалыкка, тәҗрибәгә әзер һәм җанлы булырга тиеш.

 


Фикер өстәү