Урта яшьләрдәге гүзәл затлар өчен киенү СЕРЛӘРЕ

Хатын-кызның эше муеннан: ире дисеңме, бала-чагасы, эше, кредитлары…   Шуңа үзен карарга, матур итеп киенеп йөрергә вакыты да калмаска мөмкин. Әмма кием фасонын дөрес итеп сайлый белүчеләргә моның әлләни авырлыгы юк. Бу язмада яше кырыктан узган гүзәл затларыбызга киенү рәвешенең ничегрәк кулай буласына тукталып үтәргә булдык.

Ачык булмасын

Урта яшьләрдәге ханымнарга зур изүле, терсәктән өстә ачык күлмәк-кофталар һәм тездән югары итәкләр кию бик килешми.

Аларга изүе уртачарак булган кием кирәк. Изү өлешендә тәндә барлыкка килгән сызыкларны җиңелчәрәк яулык белән каплап куярга мөмкин. Итәк озынлыгының исә балтыр уртасына кадәр булуы әйбәт.

Иркен кием

Өлгереп җиткән ханымнарга тәнгә сыланып торган футболка һәм леггинслар спорт белән шөгыльләнү өчен генә урынлы. Калган очракларда гәүдәнең кимчелеклерәк өлешләрен иркенрәк кием астында яшерү әйбәт. Трапеция яки билсез, туры тегелешле киемне сайлаудан да яхшысы юк.

Кофта урынына  – жакет

Юка трикотаждан тегелгән кофталар тәннең бүлтәебрәк торган өлешләрен күрсәтеп тора. Шуңа күрә яше кырыктан өстәге ханымнарга “ярымбилле” яки билсез итеп тегелгән озынрак жакет бик килешә. Мондый кием гәүдәнең кимчелеклерәк өлешләрен каплый һәм буй-сынны сылурак итеп күрсәтә.

Түбән билле итәк-чалбар кимәскә

Урта яшьтәге ханымнар мондый киемнең модадан чыгуына борчылмаска тиеш.  Ни өчен икәне аңлашыла: җилкә, корсак, бот өлешендәге кимчелекләрне тагын да калкурак итеп кенә күрсәтәчәк. Шуңа күрә гадәти билле, путалы классик киемнән дә яхшысы юк. Мондый киемнең беркайчан модадан чыкканы юк. Путалы чалбар яки итәк билне нечкәртеп, аякларны озынрак итеп күрсәтә. Бик уңайлы булуы турында инде әйтеп тә торасы юк.

Шау чәчәклесенә кызыкмаска

Куян, песи, маэмай кебек хайван рәсемнәре төшерелгән блузка-футболкаларны яшьрәкләргә бүләк итегез яки өйдә генә киегез. Өлгереп җиткән ханымнарга мондый кием килешми.

Табигый материалдан (киҗе мамык, йон, киндер, ефәк) тегелгән бизәксез яки анда-монда гына чәчәкләр яисә геометрик фигуралар белән бизәлгән (күзгә бәрелеп тормаска тиеш) кием-салымга өстенлек бирергә кирәк. Киемнең артык җете төстә булмавы әйбәт, чөнки мондый төс образны нык гадиләштерә.

Классик чалбар

Төсе уңган-кыршылган, тишелгән, яисә кесә урыннары чигелгән, җемелдәвекләр белән бизәлгән джинсы үсмерләргә генә килешә. Урта яшьләрдәге ханымнарның чалбары бер генә тонда, бераз иркенрәк булырга тиеш.


Фикер өстәү