Коронавирус вакытында хезмәт хакы түләүгә бәйле 9 сорауга ҖАВАП

1.Эшләми торган көннәр өчен хезмәт хакы саклана дигәндә, “коры” оклад күздә тотыламы?

Бу көннәрдә хезмәт хакы хезмәткәрнең тулысынча эшләргә мөмкинлек булганда түләнгән  суммасына тәңгәл булырга тиеш. Хезмәт көне вакыт белән исәпләнсә дә, эш нормасы белән билгеләнсә дә, шушы кагыйдә саклана.

2.Эш бирүче, теге яки бу сәбәп табып, авырлыкка сылтап, хезмәт хакын түләмичә калдыра аламы?

Юк. Әгәр хезмәткәр вакытлыча эшкә яраксыз булса, үз гаебе белән эштән читләшсә яки озак вакыт эшкә килми торып, прогул ясаса гына хезмәт хакы түләнмәскә мөмкин.

Калган барлык очракларда  (мәсәлән, хезмәт режимы үзгәрсә, хезмәткәр ялга китсә,эш бирүче тарафыннан эш тәкъдим ителмәсә), хезмәт хакы тиешле күләмдә түләнә.

3.Коронавируска бәйле рәвештә эш бирүче хезмәт хакын киметә аламы?

Указ нигезендә эшләми торган көннәр игълан ителгән оешмаларда, предприятиеләрдә  хезмәт хакы күләме үзгәрми.

Эшчәнлеген дәвам итүче оешмалар  ике якның килешүе буенча гына хезмәт хакын киметергә мөмкин.

4.Эш бирүче эшләми торган көннәр игълан ителгән чорда үз хисабыңа ялга китәргә кушса, бу дөресме?

Эш бирүченең хезмәткәрне бу чорда хезмәт хакы түләнми торган ялга җибәрергә хакы юк. Гомуми кагыйдәләр буенча мондый хәл ике якның килешүе буенча гына булырга мөмкин. Кайбер очракларда бу хезмәткәрнең үтенече буенча бер яклы гына эшләнә.

5.Эш бирүче ел саен бирелә торган ялымны эшләми торган көннәр чорына күчерергә кушты. Ул хаклымы? Мин моннан баш тарта аламмы?

Әйе. Баш тарта аласыз.Эш бирүче хезмәткәр  язма рәвештә ризалыгын бирсә генә  ялны  күчерә ала. Үз инициативасы белән күчерергә хакы юк.

6.Минем ел саен бирелә торган ялым  эшләми торган көннәр чорына туры килә. Тәңгәл килгән көннәр өчен ял озайтыламы?

Юк. Бу очракта ял көннәре  озынайтылмый.

7.Эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда безнең оешма эшләми. Мине эштән чыгармаслармы?

Эшләми торган хезмәткәрләр  30 апрельгә кадәр, ике якның да килешүе буенча, бары тик үз теләкләре белән генә эштән китә ала. Шулай ук әлеге чорда хезмәт килешүенең вакыты чыкса, сезне эштән җибәрергә мөмкиннәр.

8.Эш бирүче белән бәхәскә кермәслек һәм хезмәт бурычлары тиешенчә үтәлмәгән очракта эштән җибәрерләр дип курыкмаслык булсын өчен, “удаленка”га ничек дөрес итеп китәргә?

Хезмәткәрләрне читтән торып эшләргә җибәргәндә, хезмәт килешүенә өстәмә рәвештә тагын бер килешү төзелә.  Шуның нигезендә эш бирүче тарафыннан боерык чыгарыла. Бу документ белән читтән торып эшләү форматына китүче һәр хезмәткәр шәхсән танышырга һәм үзенең ризалыгын бирергә тиеш.

Эш бирүче эшне оештыру  тәртибен —  хезмәткәрне  ничек итеп эш белән тәэмин итәргә, үз чиратында аларның  ничек итеп исәп-хисап ясарга кирәклеген аңлатырга тиеш. Хезмәткәрләр бу көннәрдә  хезмәт килешүендә каралган бурычларын  һичшиксез үтәргә тиеш.

Хезмәт килешүенә кертелгән өстәмәләр хезмәткәрләрне Россия Хезмәт кодексында каралган  гарантияләрдән  мәхрүм итми.

9.Мәшгульлек үзәгенә тапшыру өчен эш бирүчедән соңгы өч  айга хезмәт хакы турында белешмә ала алмыйм. Нәрсә эшләргә?

Эшсезлек буенча пособие алу өчен мәшгульлек үзәгенә гаризаны  Рострудның “Работа в России” порталы аша  бирергә була.

Мәшгульлек хезмәтенә исәпкә басар өчен резюме төзү һәм “Работа в России” порталындагы шәхси кабинет аша гариза калдыру да җитә. Гариза бирүчедән документларны җыю һәм аларның күчермәләрен бирү  таләп ителми.

10 көн эчендә эшкә урнашырга мөмкинлек булмаса, 11 нче көндә гариза бирүче эшсез дип санала һәм аңа эшсезлек буенча пособие билгеләнә.

Әгәр сезнең хокукларыгыз бозылса, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә  кирәк.  Моны Онлайнинспекция.рф. порталында “Коронавирус: горячая линия” сервисы аша эшләргә мөмкин.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Коронавирус вакытында хезмәт хакы түләүгә бәйле 9 сорауга ҖАВАП” язмасына фикерләр

  1. Исэнмесез! Мин тэрбияче булып эшлим. Шул ук хезмэт хакы алачакмынмы, оклад кына тугел? Сез язганнар буенча шуны анладым.

Фикер өстәү