“Татнефть” күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга компьютерлар тапшырган

Оргтехника, укучыларга онлайн-белем алу мөмкинлеге тудыру өчен, Әлмәт, Бөгелмә һәм Баулы тарафына җибәрелгән.

“Татнефть” Хәйрия фонды хезмәткәрләре компьютерлар, ноутбук һәм планшетлар җыю буенча акция уздырган. Оргтехниканы алар, интернет аша дәрес тыңлау мөмкинлеге тудыру өчен, мохтаҗ укучыларга тапшырырга карар иткән. Техника җыюга “Татнефть” җитәкчелеге һәм хезмәткәрләр кушылган. Алар үзләренең ноутбук һәм планшетларын тапшырган. Шулай итеп, Хәйрия фонды 100дән артык техника юнәткән. Шәхси иганә акчасы хисабына планшетлар да сатып алынган.
Тәүге 40 компьютер Әлмәт районы мәктәпләренә юлланган. Техниканың бер өлеше Бөгелмә һәм Баулыда яшәүче күп балалы гаиләләргә тапшырылган. Нефтьчеләргә мохтаҗ гаиләләр исемлеген җирле мәгариф идарәләре тәкъдим иткән.
“Килеп туган катлаулы вазгыять шартларында, бердәм гаилә булып, бер-беребезгә ярдәм кулы сузу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Мәктәпләрдә укыту дәвам итә. Компания бу акцияне башка төбәкләргә дә җәелдерәчәк. Балаларга белем алуга мөмкинлек тудыру мөһим”, – ди “Татнефть”нең Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин.


Фикер өстәү