Капка төбендә Эйфель манарасына кадәр ясаган 90 яшьлек Шәйхенур Әхмәтов: «Эшле кеше югалмый»

Төрле бизәкләр белән уеп ясалган матур койма, айлы капка-койма, аккошлы кое, купшы җил тегермәне… Актаныш районының Актанышбаш авылында яшәүче Шәйхенур Әхмәтовның йорты әнә шундый манзара белән каршы ала. Әллә кайдан балкып торган шушы матур капка төбендә хәтта Эйфель манарасына кадәр бар! Берничә көн элек кенә 90 яшен тутырган Шәйхенур ага күпләргә үрнәк булырлык.

“90 нчы елларда лаеклы ялга чыккач та ун ел эшләдем әле мин. Шуннан эштән бөтенләйгә туктагач, буш вакытны ничек уздырырга белми аптырадым. Ул чакта маллар да юк иде инде. Уйлый торгач, кул эшләренә тотындым. Коймаларны бизәп чыктым, декоратив җил тегермәне, кое ясадым. Бер көнне телевизирдон Эйфель манарасын күрсәттеләр. Тукта әле, ничек чыкса, шулай булыр, ясап карыйм әле, дип аны да булдырдым. Тик торырга яратмыйм”, — дип шаккатырды Шәйхенур абый. Сөйләшүе дә көр, егетләрнеке төсле әле. Бүген дә: “Тагын нәрсә уйлап чыгарып, нәрсә эшләп була икән”, — дип баш ватып йөргән чагы аның.

Шәйхенур абыйның эшкә осталыгы нәселдән килә икән. Әтисе Шәмсиәхмәт тә якын-тирәдә бик оста итек басучы, тегүче булган. Дәһшәтле сугыш елларына туры килгән балачагы да хезмәт яратырга өйрәткән. Бөек Ватан сугышы башлангач, яшьтәшләре белән бергә 11 яшьлек Шәйхенурга да сугышка киткән әти-абый, агай-энеләрне алыштырырга туры килгән. Бик яшьли сука артына баса, басуын да тырмалый алар.

Гомер юлы дәвамында эшнең төрлесен башкарырга туры килә. Зур “тимер ат”лар иярләп, Түбән Кама төзелешендә дә катнаша. Экскаваторга утырып, зур-зур котлованнар да актара. Химия заводына нигез салуда да катнаша ул. 70 нче елларда Шәйхенур ага кабат туган ягына әйләнеп кайта. Актаныш үзәген төзүдә катнаша, Такталачык, Уразай һ.б. мөһим объектларны сафка бастыруга үз өлешен кертә. “Бәхетем хезмәттән булды”, — ди Шәйхенур ага. Авылның киләчәген дә эш сөюче яшьләрдә күрә ул. “Яшьләр эшләсеннәр. Эшләгән кешегә теләсә-кайда эш бар. Теләк кенә булсын. Эшле кеше югалмый”, — ди әңгәмдәшем.

Оста куллы Шәйхенур абый бик матур итеп гармунда да өздерә икән. Бүгенге тормышына шөкер итә ул. 47 ел бергә гомер иткән хәләл җефете Мәгәфия апа белән ике улы, киленнәре, оныкларының игелеген күреп, һәр яңа туган көнгә шөкер итеп яши алар.  Саубуллашканда да: “Аллаһка шөкер, мин бик бәхетле кеше”, — дип кабатлады ул. Гомереңнең тугызынчы дистәсен түгәрәкләгәндә, шулай дип шөкер итүдән дә зур бәхет була аламы икән?

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү