«ВТ» хәбәрчесе шәһәр урамнарында рейдта булды: «Кирәкмәгәнгә чыгып йөрмибез»

– Кая барасыз?
– Кибеткә.

Шәһәр урамында очраган халыкның күбесе әнә шулай ди. Кемнедер инде бүген полиция хезмәткәрләре 7 тапкыр туктатырга өлгергән. Татарстанда изоляция режимы үтәлешен 2,5 меңнән артык хокук сакчысы тикшерә. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре көн саен патрульгә чыга, шәһәргә керү һәм чыгу урыннарында кизү тора. Газета хәбәрчесе,конвой хезмәткәрләренә ияреп, шәһәр урамнарына чыкты.

«Рөстәм Миңнеханов хокук саклаучыларның бүгенге вазгыятьтә бик мөһим эш башкарганнарын билгеләп үтә. Алар шәһәрдә тәртип саклауны да, гражданнарның иминлеген дә кайгырта», – ди Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе ЛилияГалимова.

«Суыткыч юк, ә ашыйсы килә»

Коронавирус дип халык ашамыйча-эчмичә, юынмыйча тормый. Әнә берәүләрнең тамагы ачкан, икенчеләр атналык запас җыярга чыккан. Юынырга сабыны, кер юарга порошогы да кирәк бит. Гадәттә, кибет сукмагында әби-бабайлар, студентлар ешрак күренә. Иркенләп йөрү юк, бар да битлек, пирчәткәдән, тиз-тиз атларга тырышалар.

– Тулай торакта суыткыч юк. Шуңа күрә кибеткә көн саен барырга туры килә. Ипигә, сөткә… вак-төяккә. Тамак ача. Эчәргә су да беткән иде, – ди Лена.

Людмила ханымның ире белән кибеттән төянеп кайтып килеше. Кулларында – икешәр пакет.

– Оныклар бездә булгач, ашарга акча күп китә. Тәмле ашатмыйча да булмый. Гадәттә, пирогын да, башкасын да үзем пешерәм. Болай урамга юкка-барга чыгып йөрмибез. Әле ярый бакчага барырга рөхсәт иттеләр. Югыйсә, дүрт дивар эчендә саргаеп үләрсең, билләһи, – ди ул.

Фәлән кибеткә генә йөрибез, андагы продуктның сыйфаты яхшы, диючеләр дә бар. Янәсе, җиләк-җимешләр черемәгән, ризыклар свежий. Анысы инде өй янындагысыннан ераграк, әлбәттә. Шуңа да карамастан, кайберәүләр паспортсыз гына чыкканнар. «Тамак ачты, төшке аш вакыты бит. Моңа кадәр берәүнең дә туктатканы булмагач, документларны алмаган идем. Хәзер эштәге кызларга «ватсап» аша белешмәне җибәрергә кушам», – ди Света.

Кибет ышыгына поскан бер сукбайны да күрдек.
– Нишләп торасыз болай? Урамда йөри торган вакытмыни? Өегезгә кайтыгыз, – дим аңа.

– Ярамый. Бергә торган ирем, бер атнадан гына кайт, дип чыгарып җибәрде. Атна буе урамда йөрим. Кич 8 Март урамындагы бер йортның подъездына кереп йоклыйм. Ул һәрвакыт ачык була. Балаларым бар, аларның – үз гаиләләре, – ди Ирина, сөенеп.

Шунда ук бер юмарт хатынның ипи, пешкән ризык белән сыйлавын да әйтеп, кеткелдәп көлеп куя. Яхшы кешеләр бар әле, ди. Әле шулар хисабына тамагын туйдыра. Пенсия дә ала. Үзе заманасында мех фабрикасында эшләгән. Салгаларга яратуы хатын-кыз нәзакәтлелеген бетерсә дә, йөзеннән елмаю качмаган әле. Яшәү урыны юк. Исерек хатынны кайсы ир өендә тотсын?! Әллә читенсенеп куйды шунда: өйгә кайткач, юынам мин, ди. Дөрес, үзе салмыш түгел иде.

«Җәяү йөрергә күнектек»

Урамда кемнәр генә очрамый: Ирина кебек сукбайлар, сәрхуш ирләр дә, эт ияртеп чыгучылар да, эштән кайтучы һәм эшкә баручылар да. Юлыбызда логист, шәфкать туташы, каравылчы, җыештыручы, пешекче кебек һөнәр ияләре очрады. Күбесе җәяү йөрергә тырыша икән. Автобуска утырганчы, 4-5 тукталышны җәяүләп атлыйлар. Коронавирус әкренләп сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтә бугай.

– Лаборант мин. Бер бинада эшләдем, хәзер икенчесенә барышым, – ди Гүзәл. Илдус исә «Макдональдс»ка эшкә ашыга. Ара-тирә велосипедта заказга дигән ризыкларны илтүче яшь егетләр очрап куя. Андрейның, кызу-кызу атлап, эштән кайтып килеше. Аны шушы вакыт эчендә генә 7 тапкыр туктатканнар инде. Документлары тәртиптә.

Кайбер урамнарда – бөтенләй тынлык. Кешесе дә, эте тә юк. Тәрәзәдән генә урамны күзәтүчеләр күренгәли. Кибет, даруханә булган урамнарда шәһәр халкы әрле-бирле йөреп тора. Документ ясаткан идем яки хезмәт хакы алырга бардым, диючеләр дә очрады. Коронавирус дип тормый, тормыш шау-шусыз гына дәвам итә. Тик шулай да халыкны урамда сәбәпсез йөри дип гаепләп булмый. Смс-пропуск, белешмәләре бар. Ниһаять, бүгенге вазгыятьнең җитдилеген аңлый башладылар кебек.

Оператив штаб хәбәр итүенчә, 16 апрельгә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча 4935 административ хокук бозу ачыкланган. 937228 кеше һәм 868323 транспорт чарасы тикшерелгән. 28291 транспорт чарасы шәһәргә кертелмәгән яки чыгарылмаган. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 561 кеше килгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү