Путин 6,5 процентлы ипотека программасын башлап җибәрергә кушты

Владимир Путин ташламалы ипотека программасын башлап җибәрергә кушты.

Аның сүзләренчә, программаны якын арада башлап җибәрергә кирәк. Әлеге программа нигезендә комфорт-класслы 3 миллионнан 8 миллион сумга кадәр булган торакны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта алып булачак. Процент ставкасы исә, нибары 6,5 % кына булачак. Ташлама кредитны түләп бетергәнче гамәлдә була, дип ышандыра илбашы. Ә мондый ипотеканы 1 ноябрьгә кадәр алырга мөмкин булачак.


Фикер өстәү