«Кешеләрнең әле дә үзләрен кайгыртмауларына шаккатам»

Бергә булганда гына җиңәчәкбез! Үзизоляция шартларында яшәгәндә, бу сүзләрнең мәгънәсенә кабат төшенә башладык. Татарстанда бик күпләр кулыннан килгәнчә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Араларында волонтерлар да, бизнес әһелләре дә, түрәләр дә, хәйриячеләр дә, башка төрле оешмалар да бар. Сезнең тормышка карашыгыз үзгәрдеме?

Азат Абитов, җырчы:
– Дөрестән дә шулай. Әнә интернетта Венециядә сулар артуын, Кытайда һава чистаруын әйтәләр. Кеше өйдә торган саен, шәһәр чистара һәм табигать ял итә. Ярдәм итүчеләрне дә күзәтеп барам. Инстаграм битендә бер актер, өлкәннәргә ярдәм оештыруны сорап, флешмоб башлап җибәрде. Әби-бабайлар яшәгән фатирга барып, аларның ишек төбенә күчтәнәч калдырасы. Үзем дә шушы яхшы акциягә кушылырга дип торам. Гаиләгә килгәндә, без үзизоляция булса да, булмаса да Гөлсирин белән гел бергә идек. Шөкер, көннәребез күңелле уза. Боегып утырмыйбыз. Баштарак, авылга кайтып кала алмадык, дип үкенгән идек, әмма смс-рөхсәт бирә башлагач, анда да кайтып килдек. Без эшсез түгел. Иҗат итәбез.

Фәнил Габдрахманов, Балтач районының Сосна авыл җирлеге башлыгы:
– Тормышка карашым үзгәрде. Минеке генә түгел, күп кенә кешеләрнеке үзгәрде дисәм дә була. Беренчедән, кешенең үзенә карата игътибары артты. Кул юарга, чисталыкка өйрәндек. Олыларга хөрмәт артты. Үземнән чыгып әйтәм: әти-әниемне ничек тә кадерләп торасы килә. Әлегә кунакларга йөрешеп булмаса да, авылдагы өлкәннәр белән телефон аша хәбәрләшеп торабыз. Үзләрен сакларга кушабыз. Минем уйлавымча, озак аралашмыйча тору, өйдә утыру туганлык җепләрен якынайтыр төсле. Безгә соңгы арада әнә шул җитми иде дә инде.

Ландыш Сафиуллина, чит телләр укытучысы:
– Бүгенге вазгыять һәркемне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Бер мәлдә бар тормышыңны күзалларга, кайда дөрес эшләгән, кайда ялгышканын чамаларга да вакыт күп булды. Бу сынау да юкка гына бирелмәде. Без күп әйберләрдән мәхрүм идек. Бер-береңне кадерләү, гаиләбез белән бергә булу, сәламәтлегебез хакында оныткан идек. Барысына да вакытны сәбәп иттек. Ә менә хәзер мөмкинлек булды. Укытучы буларак, күңелдә сагынуым бар. Үз укучыларымны, хезмәттәшләремне бик тә күрәсем килә. Ни дисәң дә, җанлы аралашуга җитми инде.

Алсу Зиннәтова, шәфкать туташы:
– Ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшләгәч, без өйдә утыра алмыйбыз. Ялыбыз өй мәшәкатьләре белән, балаларны укытып уза. Мин болай да тормышны бик яратып яшим. Беркайчан да ашыкмыйм, гаиләмә дә вакыт табам, әти-әнине дә кадерләргә тырышам. Ә менә кешеләрнең әле дә үзләрен кайгыртмауларына шаккатам. Әле дә урамда йөрүче өлкәннәр бар. Вирус бит көннән-көн тарала гына. Төрле авырулар белән очрашабыз. Башта кушканны үтәмәсәләр дә, авырый башлагач, бик үкенәләр.


Фикер өстәү