Өйдә утырганда сәламәтлекне ничек ныгытырга?

Исегезгә төшерәбез: язмыш сезгә гомергә беренче тапкыр иҗади файдалану өчен буш вакыт бирде. Бу вакытны рациональ файдаланып, сәламәтлекне ныгытырга, иҗади фикерләү ысулларына өйрәнергә, байтак акчаны янга калдырырга мөмкин. Өйдә утыручы халыкның иң беренче шөгыле тәмле итеп ашарга пешерүдән гыйбарәт. Һәрхәлдә социаль челтәрләр шуны күрсәтә. Әмма туйганчы һәм тәмле ашау тәнгә дә, рухка да зыянлы. Менә хәзерге вакытта АКШта ябыгу программалары өчен бер көнгә йөз миллион доллардан артык акча тотыла. Кремний үзәне инженерлары исә өч көнлек ач торуны пропагандалыйлар. Үзләрен биохакерлар дип атаучы бу креатив класс  кыска вакытлы ач тору эшкә сәләтне арттыра дип раслый.

Ачлы-туклы яшәүнең адәм баласын барлык чирләрдән дә уңышлы дәвалавын раслаучы тарихи фактлар да җитәрлек. Атаклы табип Сергей Боткинга бервакыт бай сәүдәгәр килгән. Шикәр чиреннән, симезлектән һәм тын кысылудан итегүче әлеге кеше зур акчалар барәбәренә табиптан үзен савыктыруын үтенгән. Боткин исә дәвалауны башлау өчен шундый шарт куйган: үзең белән бер тиен дә акча алмыйча, җәяүләп Одессага барырга. Дәвалау шуннан соң гына башланачак дип вәгъдә биргән.

Чирләрдән бик интеккән сәүдәгәргә табип шартын үтәүдән башка юл калмаган. Юлда кем нәрсә бирсә, шуны ашап, ачлы-туклы килеш ул ике мең километр юлны Одессага кадәр тәпиләгән. Боткин аны шунда каршылаган. Байны яхшылап тикшергәннән соң, ул аңа дәваларлык бер чире дә калмавын, тулысынча сау-саләмәт булуын әйткән.

Әкияткә охшаган бу вакыйгада зур рациональ орлык бар. Бикләнеп өйдә утыручылар сынап карый ала. Майлы һәм баллы ризыктан баш тартып кына булса да үткәреп карагыз көннәрегезне. Шуңа өстәп өй эчендә даими физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. Нәтиҗәсе озак көттермәс. Хәтердә тотыгыз: шикәр иммунитетны җимерә. Баллы ризыктан баш тарту үзе генә дә организмга өстәмә ярдәм булачак.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

Фото: cosmo.ru

4 фикер

  1. Нэкъ вакытында hэм урынлы эйтелгэн кинэш. Файдалы язма?

Фикер өстәү