Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урамда битлек киеп йөрмәскә киңәш итә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ачык һавада саклагыч битлекләр киеп йөрергә киңәш итми, диелә ведомствоның коронавирусны кисәтү буенча тәкъдимнәрендә. Битлекне кешеләр күп җыелган урыннарда, җәмәгать транспортында һәм сырхау кешене караганда гына киюнең максатка ярашлы булуы турында әйтелә.

Битлек инфекция таралуны чикләргә мөмкин, ди Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре. Әмма аны түбәндәге киңәшләрне истә тотып кияргә:
• файдаланылган медицина битлегенә яки респираторга орынганда, кулларны юарга;
• битлекне күп дигәндә ике-өч сәгать дәвамында гына кияргә;
• респираторларны бер тапкыр гына кияргә.
Россиядә 16 апрельгә коронавирус белән авыручылар санының 27 938 тәшкил итүе ачыкланган. Соңгы тәүлектә 3448 кешенең чир йоктыруы теркәлгән. Үлүчеләр саны – 232. Бүгенгә 2304 кеше савыккан. Иң күп авыручылар – Мәскәүдә (16 146 кеше). Шәһәрдә үзизоляция режимы гамәлдә булып килә, урамда йөрү өчен электрон пропуск алырга кирәк. Үзләрендә ОРВИ билгеләре сизгән кешеләргә 14 көн дәвамында өйләреннән чыкмау зарурилыгы турында күрсәтмә бирелә.


Фикер өстәү