«Ишегалдын нишләтәләр?»  Кукмарада яшәүчеләр соравына «ВТ» хәбәрчесе җавап эзләде

Без – Кукмара шәһәренең Нур Баян 42нче йортында яшибез.  Кичә кичке якта безнең ишегалдына трактор белән килеп, андагы кирпичләрне, чәчәк үстерә торган буялган машина тәгәрмәчләрен төяргә тотындылар. Без исә моңа юл куймадык. Алар китеп барды. Һәр яз саен безне су басканда бер кеше дә килеп карамый. Түбәне алыштырырга вәгъдә биргәнгә 6 ел үтте инде. Балалар мәйданчыгы да ташландык хәлдә.  1978 елгы бер “тау”дан башка әйбер юк. Хәтта атынгыч та юк монда. Һәр елны үз акчабызга матурлыйбыз, быел да ишегалдын үзебез яңартырбыз дип торабыз. Безнең ишегалдын нишләтерләр икән ул?

Нур Баян урамы 42 йортта яшәүчеләр.

Укучыларыбызның әле соравына җавап алыр өчен Кукмара башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин белән элемтәгә кердек.

– Әлеге ишегалды “Безнең ишегалды” дәүләт программасына эләкте. Дөрес, төзекләндерү эшләре киләсе елда башкарылачак. Әмма без аны быелдан чистарту эшенә керештек. Артык чүпләрне, буялган машина тәгәрмәчләрен, артык такта һәм шифер калдыкларын җыеп ташламакчылар иде. Халыкның аңлавын, бу эшкә комачау итмәвен сорыйбыз, – ди ул.

Район хакимияте башлыгының  инфраструтура үсеше буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин белән дә сөйләштек. Ул да әлеге йортның “Безнең ишегалды” програмасына эләгүен раслады.

–  Безнең максат – программага кергән ишегалларындагы эшләрне ничек тә тизрәк башкарырга. Шуңа да әзерлек эшләренә керештек. Озакламый монда яшәүчеләр белән очрашып сөйләшүләр башлана. Аларның фикерләрен тыңлап, киләсе елда бу ишегалды яңартылачак, – диде ул.

Әлеге йортка хезмәт күрсәтүче “Ремстройсервис” идарәче оешмасы җитәкчесе Рәниф Сальманов белән элемтәгә чыктык.

–  Әлеге йортның түбәсен капиталь ремонт кысаларныда 2010 елда алыштырдык. Ул 15-20 елга бер генә ясала. Узган ел бер подъездда ремонт ясадык, быел икенчесен дә эшкә тотыначакбыз. Аларның йортында вентиляция каналлары начар эшли. Аны төзәтергә кирәк. Быел шуны да башкарып чыгарга дип торабыз. Ишегалдындагы тәгәрмәчләргә килсәк, аны кую законга каршы килә. Без аны күп ишегалларында җыеп алдык. Әмма халыкның бирәсе килми.  Безне дә аңлап, эшебезгә комачау итмәүләре сорар идек”, – ди җитәкче.

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү