Бик тәмле ясмык ашы пешерү ЫСУЛЫ

Айгөл Муллагалиевадан ясмык ашы рецепты.

Кирәк булачак: 
1,5 стакан кызыл ясмык, 1 уртача зурлыкта бәрәңге, 1 суган,
1 помидор, 4 тырнак сарымсак, 30 г атланмай, тоз, су.

Пешерәбез:
Вак итеп туралган суган, 2 тырнак сарымсакны казанда атланмайда кыздырабыз, аннары алар янына туралган помидор (помидор белән бергә әз генә кипкән рәйхан салсагыз, тагы да тәмлерәк була) салып, 1-2 минут тотабыз. Бәрәңгене турыйбыз, ясмыкны яхшылап юабыз. Кызган яшелчәләр янына бәрәңге, ясмык, 1,5 кайнаган су салабыз, капкач каплап, уртачадан сүрәнрәк утта 20 минут пешерәбез. Аш 15 минут кайнагач, 1 аш кашыгы тоз, вак угычтан уылган 2 тырнак сарымсак салабыз. Ашны блендер белән изеп, боламык ясыйбыз.


Фикер өстәү