Эпидемиядән соң кешелек дөньясы, җәмгыять, чыннан да, үзгәрерме?

Безнең тормыш инде беркайчан да элеккечә булмаячак. Соңгы көннәрдә без бу сүзләрне еш ишетәбез. Эпидемиядән соң кешелек дөньясы, җәмгыять, чыннан да, үзгәрерме? Дөньяда, илебездә барган вакыйгалардан нинди сабак алдык? Тормыш кыйммәтләре ничек үзгәрде? Белгечләр белән әнә шул турыда фикер алыштык.

«Җитештерү секторы алга чыгачак»

Айрат Фәррахов, Дәүләт Думасы депутаты:

– Әллә нинди зур үзгәрешләр булмаячак. Бик күп профессия кешеләренең дистанцион эшли алуын күрдек. Эш­мәкәр­ләрнең күпчелеге үзләренә шулкадәр күп офислар кирәкмәгәнлегенә төшенәчәк. Халыкның интернетта эшләү сәләте артачак. Мәгариф системасы интернет, онлайн укуны күп куллана башлаячак. Аңа карамас­тан, тулысы белән онлайнга күчү мөмкин түгел. Сәламәтлек саклау системасы да онлайн режимны күбрәк фай­да­ланачак.

Боларның барысы да хезмәт җитештерүчәнлегенең артачагына ишарәли. Сабакларга килгәндә, без азрак кочаклаша һәм кул бирешеп исәнләшә башлаячакбыз. Чөнки соңгы вакыйгаларның кайтавазы озакка сузылачак әле. Туристлык бераз кимеячәк. Хәзер күп нәрсә әлеге вакыйгаларның күпмегә сузылачагына бәйле. Бүген беркем дә эпидемиянең кайчан бетәсен әйтә алмый, чөнки бездә әле авыручылар саны арта гына башлады. Икътисад икенче, өченче кварталда аска төшүен дәвам итәчәк. Ә менә дүртенче кварталда ул үсәргә мөмкин.

Игорь Кох, икътисад фәннәре докторы, КФУның идарә, икътисад һәм финанс институты профессоры:

– Беренчедән, эпидемиядән соң читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә торган технологияләр тиз үсеш алачак. Хәзер телекоммуникацияләр ярдәмендә хезмәт тәкъдим итүче, товар кабул итүче өлкәләр тест узды. Болар барысы да киләчәктә киңрәк кулланылачак дип уйлыйм. Икенчедән, миңа калса, киләчәктә  үз товарларыбыз күбрәк җитештереләчәк. Менә мондый масштаблы вакыйгалар вакытында авыр хәлдә калмас өчен, иң нык зыян күргән оешмалар национализацияләнәчәк (шәхси сәнәгать предприятиеләрнең, банкларның, транспортның һәм башка мөлкәтнең дәүләт милкенә күчүе). Өченчедән, эпидемия икътисадның күләгәдә эшләү очракларын киметергә ярдәм итәр дип өметләнәсе килә. Чөнки  хезмәт хакын конвертта алган, яки ярым рәсми хәлдә бизнес алып барган бөтен кеше дә аяныч хәлдә дәүләттән бернинди дә ярдәм алып булмаячагына төшенде. Дүртенчедән, бәлки, икътисадның структурасы бераз үзгәрер. Җитештерү секторына (сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, элемтә) күбрәк игътибар бирелә башлар һәм критик хәлдә әһәмиятләре кимегән сәүдә, куллану хезмәтләре арткырак план­да калыр. Гомумән алганда, әлегә кризисның нәтиҗәләре турында фаразларга бик авыр, чөнки вазгыять икътисади факторларга гына бәйле түгел. Әгәр эпидемия алга таба да үсеш алса, хәл авыраячак. Әгәр киресенчә булса, икътисад акрынлап үз хәленә кайтачак. Бу, әлбәттә, бер көндә генә булмаячак. Моның өчен берничә ай вакыт кирәк булыр.

«Сәламәтлек саклау системасы үзгәрер»

Искәндәр Ясәвиев, социолог:

– Коронавирусның шаукымы озакка барачак әле. Мин бу вазгыять федераль хөкү­мәтнең һәм субъектларның мөнәсәбәтен үзгәртер дип бик өметләнәм. Бу кризис субъекттагы хөкүмәтнең килеп туган проб­лемаларны нәтиҗәлерәк хәл итүен күрсәтте. Аларга автономия, вәкаләт һәм ресурс кына кирәк. Моннан тыш, мин сәламәтлек саклау системасында борылыш булыр дип өметләнәм. Аңа хәзерге белән чагыштырганда, шактый күбрәк акча бүлеп бирелергә тиеш. Дәүләт оешмаларында эшләүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре күбрәк хезмәт хакы алырга, җиһазлар заманча һәм югары технологияле булырга, хастаханәләр артырга, системада бюрократия  кимергә тиеш. Моңа охшаш пандемияләрнең кабатланачагына иманым камил. Кешелек дөньясы әйләнә-тирә мохитне үзгәртә. Безгә армияләр түгел, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләүче фәнни медицина үзәкләре һәм клиникалар кирәк. Мин Россия хөкүмәтенә армиягә, хәрби парадларга тотыла торган чыгымнарны киметеп, аларны медицинага һәм сәламәтлек саклауга тотарга киңәш итәр идем. Ниһаять, кешеләр арасында гына түгел, илләр арасында да бердәмлек урнашсын иде. Коронавирус безгә әнә шуны күрсәтте инде.

 Чыңгыз Мәхмүтов, Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе:

– Беренчедән, кеше тынычлыкта, иркенлектә йөрүнең кадерен белә башлар дип уйлыйм. Аралашулар, туганлык хисләре артыр дип ышанасы килә. Икенчедән, халыкның сәламәтлегенә игътибары көчәер. Өченчедән, табибларга хөрмәт артыр, чөнки соңгы вакыйгалар уңаеннан алар турында матур сүзләр сөйли башладылар. Алайса аларга күп вакыт тәнкыйть кенә эләгә иде. Кешеләр сәламәтлек саклау тармагының кирәклеген аңлады. Гомумән, мин бу хәлләрдән соң сәламәтлек саклау системасы үзгәрергә тиеш дип уйлыйм. Тармактагы оптимальләштерүләр, реформалар бетәргә тиеш дип фаразлыйм. Безгә бармак төртеп күрсәтеп, АКШны, Европаны үрнәк итеп куялар иде. Бу да бетәр дип уйлыйм. Бу тармакка күбрәк акча бүлеп бирергә, хастаханәләр төзергә кирәклеге турында фикерләр алгы планга чыгар. Соңгы вакытта сәламәтлек саклауны хезмәт күрсәтү дип саныйлар иде. Ә аңа илкүләм куркынычсызлык элементы итеп карау дөрес­рәк булыр. Мөнәсәбәт тә шушы карашка нигезләнеп формалашырга тиеш. Коронавирус аның хәзергечә булырга тиеш түгеллеген күрсәтте. Сәламәтлек саклауга хезмәт күрсәтү, икътисади мәсьәлә дип караган илләр бик авыр хәлдә калды. Бездә әле совет заманыннан калган  карашлар саклана. Һәм болар безнең табибларга әлегә ярдәм итә дә.

Халык җиргә кайтыр     

Минталип Миннеханов, фермер:

– Беренчедән, бөтен нәрсә – Аллаһы Тәгалә кулында. Икенчедән, барысы да адәм балаларының итагатьле, тәртипле, шәфкатьле булуыннан тора. Соңгы вакытта бу сыйфатлар югалды бит. Федераль каналларда гайбәт, уйнаш, шәхси тормыш алга чыкты. Бу безгә: «Акылга килегез», – дигән сигнал булды. Аллаһы Тәгаләнең җәзасы. Күпме ризык чүп чиләгенә ташлана. Россия дә, Татарстан да төрле хәлләрне күргән. Безнең халык тырыш. Монда зур сабак алып, дөрес нәтиҗәләр чыгарырга кирәк. Беренчедән, халык ризык кирәклеккә төшенер. Җиргә кайтырлар. Икмәк үстерүчеләргә дә караш үзгә­рер. Алайса депутатлар, артистлар белән спортчылар гына бар кебек. Ә эсседә көннәр буе комбайнда эшләгән кешене белүче дә юк. Шуңа күрә мин адәм балалары акылга килер дип уйлыйм. Бу ситуациядән соң кешеләр хезмәтне, укытучыларны, табибларны бәяли башлар. Бүген игенчеләр дә – алгы сызыкта. Авыру йоктыру куркынычы булса да, эшләргә, аралашырга мәҗ­бүрбез. Шуның өчен барыбызга да бердәм булып, бу ситуация­не узып, аннан сабак алып яшәргә насыйп булсын.

Люция Закирҗанова, психолог:

– Күпләр хәзер, дөнья элеккечә булмаячак, ди. Бу безне куркыта. Ләкин, икенче яктан, без үзгәрешләрне көтәбез һәм яхшыга өметләнәбез. Шул ук вакытта курку, борчылу, каршылыклы уйлар да биләп ала. Соңгы 2-3 атнадагы вакыйгалар – закончалык. Тарихта мондый очрак­лар бар. Монда сүз үзизоляция һәм  коронавирус турында гына түгел. Чынлыкта без моңа күптәннән килдек һәм кайбер вакыйгалар аны тизләтте генә. Үзизоляциядә утырган кешеләр арасында да психологик проблемалар, борчылу бар. Киләчәктә аерылышучылар, үз-үзе­нә кул салучылар, үтерү очраклары, кыйнау корбаннарының артуы бар. Мондый шартларда кеше үз-үзен кулда тотарга, мотивация булдырырга һәм итәк-җиңен җыярга өйрәнә. Яңа һөнәр үзләштерергә дә була. Моннан тыш, әби-бабайлар белән авыр еллар турында сөйләшергә, бу хакта классик әсәрләр укырга мөмкин. Тормыш максаты табарга, мондый шартларда да рәхәт итеп яшәргә өйрәнергә кирәк.

Зөһрә Садыйкова

 

Фото: ugra-news.ru


Фикер өстәү