Ана капиталы тоткарлыксыз күчсен өчен нишләргә?

15 апрельдән ана капиталы сертификаты балалы гаиләләргә автомат рәвештә күчә башлады. Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре гаиләдә бала тууга сертификатны үзләре рәсмиләштерә. Ата-анага аның өчен элекке кебек Пенсия фонды бүлегенә барып йөрергә кирәкми. Сертификат күчүгә, аны шунда ук куллана башларга мөмкин.

Ана капиталы сертификаты алуга хокук бирүче бала тууы турындагы мәгълүматлар Пенсия фондына ЗАГСтан җибәрелә. Рәсмиләштерелгән сертификат ананың Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси битенә күчә. Бу яңалык баланы уллыкка алган гаиләләргә карамый. Аларга Пенсия фонды бүлегенә барып рәсмиләштерергә туры киләчәк.

Сертификатның рәсмиләштерелүе хакында мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълумат системасына теркәлгәч, Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Аның да үз тәртибе бар. Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Гөлия Хәкимова аңлатуынча, ана капиталын автомат рәвештә күчертү өчен кешенең идентификация һәм аутентификация бердәм системада (ЕСИА) теркәлүен раслаучы исәп язуы булуы мөһим. Шунсыз сертификат күчмәячәк.

Ул язуны өйдән чыкмыйча гына банк аша раслатырга мөмкин. Бу эш белән Сбербанк Онлайн, Тинькофф, Почта Банк Онлайн шөгыльләнә. Кешенең моңа кадәр дә ул банклар хезмәтеннән файдаланган булуы ихтимал. Болардан тыш, дәүләт хезмәте сайтыннан Россия Почтасы буенча шәхси раслау кодын алырга мөмкин. Кодны расланган хат иясенә ике атна эчендә килеп җитәргә тиеш. “Аны квалификацияле электрон имза яки универсаль электрон карта ярдәмендә дә раслата аласыз. Алар исә аккедитация узган махсус үзәкләрдә бирелә. Аккредитацияле оешмалар исемлеген https://e-trust.gosuslugi.ru/CA сылтамасы буенча белешеп була”, – ди Гөлия Хәкимова.

Бу яңалыкка әзер булмаган гаиләләр дә юк түгел. Кемдер интернет белән эш итми, кемдер беркая да теркәмәгән. Ул гаиләләр  сертификатны ничек ала? Белгеч әйтүенчә, гаилә бердәм системага (ЕСИА) теркәлмәгән икән, сертификатны Пенсия фонды бүлекләренә барып рәсмиләштерәчәк. Үзизаляция вакытында Пенсия фонды бүлекләре халыкны алдан язылу буенча гына кабул итә. Пенсия фонды сайты (www.pfrf.ru.) аша яки “кайнар линия” телефоны номерыннан 8(843) 279-27-27 язылырга мөмкин.

Фәния Арсланова  


Фикер өстәү