40 төрдән артык чәчәк үстерүче Илнур Латыйпов: «Аларны күңел җылымны биреп үстерергә тырышам»

Балтач районындагы Смәел  авылының элеккеге тарих укытучысы Илнур Латыйпов  теплицасында 40тан  артык төр чәчәк үстерә. Арада эустома, бегония кебек көйсезрәкләре дә,  шулай ук талымчан булмаган бальзамин, яраннар да бар. Егетнең чәчәкләрен эзләп, күрше тирә-тирә районнардан да киләләр икән.

Ун ел укытучы булып эшләгән егет 2011 елда бәрәңге бакчасында теплица корып, яшел суган үстерә башлый. Аны шәһәр кибетләренә илтеп сата.  Тагын өч елдан бер һәм күпьеллык чәчәкләр үстерү белән мавыгып китә. Петуния, сальвия, гайлардия, цинерария һәм башкаларын үстерү серләренә төшенгәч, әкренләп бүлмә гөлләренә күчә. Ике зур теплица корган. Анда кыярга да урын бар. Апрель башында аның уңышы өлгерә. Ачык грунтта пекин кәбестәсе утырта. Әле тагын ике зур теплица төзү белән мәшгуль.

Гомумән, ел саен 100 мең төп үсенте утырта икән. Дөрес, бу әле барысы да шытып китә дигән сүз түгел. Аның чәчәкләре төрле оешма ишек алларын, авыл йортларының тәрәзә төпләрен бизи. Якынымның туган көне иде дип килүчеләр дә юк түгел. Бер чүлмәк гөлнең бәясе – 150 сум. Бегониянең генә дә  төрле сортлары бар икән. Ә чәчәкләрнең бер төбе – 15 сум.

– Быел бүгенге вазгыятьтә ничек  урнаштырып бетерәсе булыр. Чыгымга батмабызмы инде? Аларны күңел җылымны биреп үстерергә тырышам,  – ди егет. Шулай да кәефе күтәренке аның. Чәчәкләргә сокланудан беребезнең дә туйганы юк бит әле. Илнурның чәчәкләре быел да үз ияләрен табар, шәт.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү