Сакланганны саклар: Владимир Путин төбәк башлыклары белән медицина учреждениеләре һәм авырулар өчен койка-урыннар әзерлеге турында сөйләште

«Сакланганны саклармын» дигән гыйбарәне Россия Президенты Владимир Путин да искә төшерде. Авыручылар саны арта бара. Бу Мәскәүдә генә күзәтелгән хәл түгел. Чир төбәкләргә тарала. Шуңа да вазгыятьнең теләсә нинди үзгәрешенә әзер булу сорала.

Ил Президенты төбәк башлыклары белән медицина учреждениеләре һәм авырулар өчен койка-урыннарның әзерлеге турында сөйләште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республикадагы вазгыять белән таныштырды. Ул киңәшмәгә Казаннан, COVID-19 вируслы пациентларны кабул итәр өчен әзерләнгән резерв палатадан кушылды.

– Коронавирус инфекциясен йоктырган 144 пациентың 82се – стационарларда, 34е амбулатор шартларда дәвалана, 28е дәваланып чыкты. Алар арасында авырлы хатын да бар иде. Карантин режимында республикада 1064 кеше исәпләнә. Барлыгы 22 мең кеше карантин узды, – дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты төнлә генә Таиландтан Казанга кайткан россиялеләр хакында да хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, коронавируслы авыруларны кабул итә ала торган 26 дәвалау учреждениесе билгеләнгән. Аларда барлыгы 3049 койка-урын бар. 1485 урын үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты белән тәэмин ителгән. Татарстанның обсерваторда 1 меңгә кадәр кеше урнаштырырлык мөмкинлеге бар. Барлык медицина учреждениеләре дә җиһазлар, дарулар, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Табиблар да тиешле әзерлек узган. Коронавируска диагностика үткәрү белән 10 лаборатория шөгыльләнә, шуның берсе – шәхси.

– Без Россия Хөкүмәте, Роспотребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып эш итәбез. Барлык сорауларга оператив җавап табыла, моның өчен рәхмәтемне белдерәм. Моннан тыш, республикадагы сәламәтлек саклау тармагына эре предприятиеләр зур ярдәм күрсәтә. Эшкә «Татнефть», «КамАЗ», «ТАИФ», «Нәфис», «Нижнекамскнефтехим», «ТАНЕКО» компанияләре кушылды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир өлкәсе һәм Коми Республикасында коронавируска бәйле вазгыять аеруча кискен тора. Башкаларда хәлне зурга җибәрмәс өчен әзерлек чараларын мөмкин кадәр тизрәк күрергә чакырды Россия Президенты. Илнең койка-урын фондын әзерләү эше 28 апрельгә төгәлләнергә тиеш.

 

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү