Дәүләт Советының тугызынчы утырышы видеоэлемтә рәвешендә узачак

Депутатлар, гомер булмаганны, видеоэлемтә рәвешендәге сессия утырышын көтә. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 23 апрельдә шундый форматта үткәреләчәк. Кичә парламент Президиумы утырышында мәгълүм булды бу.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, эпидемиологик хәлнең кискен булуына карамастан, Дәүләт Советы, яңа эш тәртибенә күчеп, эшчәнлеген дәвам итә.  Массакүләм чаралар кичектерелә, депутатлар һәм аппарат хезмәткәрләренең бер өлеше өйдән торып эшли. Гражданнарны кабул итү дә интернет аша гына алып барыла. «Парламент тарихында тәүге шундый эш тәҗрибәсе бу, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Илнең кайбер төбәкләрендәге законнар чыгару җыеннары да, үз регламентларына үзгәрешләр кертеп, шулайрак эшли».

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының тугызынчы утырышы видеоэлемтә режимында, махсус җиһазланылган алты залдан торып үткәреләчәк. Һәр залга күп дигәндә 20 депутат җыелачак.

Кайбер заллар электрон тавыш бирү системасы белән тәэмин ителмәгәнлектән, Дәүләт Советы Президиумы электрон системадан файдаланмыйча гына, ачык тавыш бирүне оештырырга тәкъдим итте. Шуңа күрә һәр залда хисап комиссиясе эшләячәк. Әлеге комиссия әгъзалары, һәркайсы үз мәйданчыгындагы тавышларны исәпләп, бу мәгълүматны хисап комиссиясе җитәкчесенә тапшырачак.

Тугызынчы утырышның көн тәртибенә комитетлар тәкъдиме белән 27 мәсьәлә кертелә. Депутатлар  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының узган елдагы эшчәнлеге турында хисапны (Премьер-министр Алексей Песошин чыгышы) һәм мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендәге оешмаларның эш сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында хисапны (Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгышы) тыңлаячак. Моннан тыш утырышның көн тәртибенә Хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге турында хисап кертелгән.

Дәүләт Советы утырышында республиканың сигез законы проекты каралачак. Шуның алтысы – беренче укылышта. Алар арасыннан – 2020 елга һәм планда каралган 2021, 2022 еллар чорына Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында республика законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты (Фонд запасын медицина оешмаларына гадәттән тыш хәлләрдә яки чир таралу куркынычы килеп чыгу сәбәпле алынмый калган керемнәрен компенсацияләүгә җибәрү мөмкинлеген күздә тота).


Фикер өстәү