Татарстан мәктәпләрен 5 көнлек укытуга күчерергә җыеналар

Казан мэры Илсур Метшин уку йортлары директорлары белән очрашу уздырды. Биредә ул уку процессын эшләп бетерергә һәм киләсе уку елына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек укуга күчү мөмкинлеген карарга кушты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте. 

«Без биш көнлек турында күптән хыялландык. Хәзер без булган тәҗрибә белән, барлык норматив актларны үтәп, гадәти уку процессын һәм онлайн-укытуны берләштерә алабыз», — диде мэр.

Ул директорлар корпусына онлайн-укытуның барлык өстенлекләрен тагын бер кат тикшерергә һәм яңа уку елында бу форматка өстәмә дәресләр, факультативларны күчерә башларга кушты. Казанда дистанцион укытуны оештыру кыска вакыт эчендә башкарылды һәм укытучыларның һөнәри осталыгын күрсәтте, диде мэр.


Фикер өстәү