Татарстанда коронавирусның яңа очраклары теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 16 яңа очрагы ачыкланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кеше хастаханәгә озатылды, 11 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге өч кеше, 18 дән 30 яшькә кадәрге бер кеше, алтысы — 30 яшькә кадәр. 50 дән 60 яшькә кадәрге тагын дүрт авыручы, калганнары — алтмыштан өлкәнрәк.

Яңа очракларның 4се читтән кайткан кешеләрдә ачыкланды. 12 кеше авырулар белән якын элемтәдә торган.

Шәһәрләр буенча:
9 кеше —  Казан;
4 кеше — Яр Чаллы;
1 кеше — Азнакай, Әгерҗе һәм Тукай районнарында.


Фикер өстәү