Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 буенча авырулар пигына җитмәдек әле.

Татарстанда коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чаралары әлегә йомшара алмый, чөнки республикада авыруларның пик чагы әле үтелмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Без әле авыруларның пигына җитмәдек. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән дулкын башка төбәкләргә китә. Шуңа күрә, кызганычка каршы, без әлегә үзебезнең чикләү чараларын йомшарта алмыйбыз. Мин рәсми рәвештә Татарстан халкына мөрәҗәгать итәм — болар барысы да сезнең сәламәтлек һәм якыннарыгызның сәламәтлеге хакына эшләнә. Инфекцияләнгән һәркем башка кешеләр өчен куркыныч булып тора», — диде Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус куркынычын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. «Белгечләр безнең пиктан ерак торуын раслар. Математик модельләр дә, төрле тикшеренүләр дә бар. Әмма без үзебезгә карата никадәр кырыс булсак, югалтуларыбыз шулкадәр азрак булачак”, — дип аңлатты республика җитәкчесе.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасы яңа дулкынларга тулысынча әзер, предприятиеләр, шәһәрләр һәм районнар дәрәҗәсендә кирәкле эш оештырылган. «Кичә без Түбән Кама районында ике эре производствоның эше белән таныштык. Проблеманың җитдилеге аңлаешлы дип әйтергә тиешмен. Мин барлык хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәм. Бигрәк тә хокук саклау системасына зур йөкләнеш. Аңлашыла ки, без башкарырга мәҗбүр булган чаралар бөтен кешегә дә ошамый», — дип ассызыклады республика җитәкчесе.

 


Фикер өстәү