Курыкмагыз, егетләр!

Мин хәзер яшьләрне аңламыйм. Хезмәт итәргә бармас өчен нинди генә хәйлә уйлап тапмыйлар. Армия – үзе бер институт бит ул, анда бөтен нәрсәгә өйрәтәләр.

Миңа армиягә барасы елны операция ясаганнар иде. Алмаслар дип, бик кайгырдым, еладым. Военкоматка киттем. «Миңа операция булды, армиягә аласызмы?» – дип сорау бирдем. «Кай җиреңә?» – дип сорадылар. «Сукыр эчәгенә», – дидем.

«Кайгырма, без сиңа 5 декабрьгә повестка җибәрербез», – диделәр. Шул сүзләрне ишеткәч, бик сөендем. Безнең чорда армиягә барып кайту үзе бер бәхет иде. Ул заманда хезмәт итәргә бармаган егетләрне кызлар да яратмадылар. Бездә озату кичәсе дип аталган гадәт бар иде. Озатырга бөтен туганнар, дуслар, күршеләр керәләр. Кичен клубка чыгабыз. Күңелләр шат, онытылмаслык көннәр. Кызлар армиягә китүче егетләргә чиккән кулъяулык бирәләр. Без аларны өч ел буе саклап, исән-сау кайткач, ияләренә күрсәтә идек. Мин үзем – өч, улым ике ел хезмәт итте.

Егетләр! Курыкмагыз! Барыгыз армиягә! Сезнең төп бурычыгыз бит ул.

Депутатлар шундый закон кабул итсеннәр иде: армиядә өч ел хезмәт иткәннәргә, кайтуга, бер бүлмәле фатир бирсеннәр иде. Авылдагы хезмәт иткән егетләргә матур гына өй салып бирсәләр, яшьләр авылдан китмәсләр, армиягә барырга чират торырлар иде.

Әхәт Идрисов. Казан


Фикер өстәү