Эксперт: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар һәм катлаулы формалары саны артачак

Татарстанда яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артачак. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шулай дип белдерде.

«Мин игътибарны авыру йоктырган пациентларның үсеш динамикасына бәйле факторга юнәлтәсем килә. Бу динамикадан күренгәнчә, әлеге саннар хәзергә бик ук зур булмаса да, теләсә кайсы эпидемиолог сезгә коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм чирнең авыр формалары саны тагын да артачагын әйтәчәк», — дип искәртте министр урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика авыруның иң югары ноктасын узмаган һәм әле юлның башында гына тора.

«Шунлыктан ике моментны искәртәсем килә: динамика да, авырулар исәбе дә, чирнең авыр формалары саны да артачак. Кайбер очракларда авыруның үсеше бик кызу темпларда бара, күбесенчә шуннан сакланырга кирәк», — дип хәбәр итте Жаворонков.


Фикер өстәү