Миңнеханов РФ Премьер-министрына шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен кризиска каршы чаралар күрүне сорап хат юллады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, 12,1 мең сум күләмендә эшсезлек буенча пособие 2020 елның 1 мартыннан эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга тиеш. Бу категориягә шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр эләкми. Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр адресына әлеге гражданнар бу катлаулы чорда ярдәм ала алсын өчен аларны исемлеккә кертүне сорап хат юллады, — диде Галимова.


Фикер өстәү