«Мунча ябыктыра» | Үзем сынадым

«Мунча ябыктыра» дигән сүзләрнең хаклыгына үз мисалымда инандым. 100 грамм балга 100 грамм тоз, берәр аш кашыгы сода белән спирт салып болгатам да шул катнашманы тәннең ябыктырасы килгән өлешләренә сылыйм. Аннары шул урыннарны полиэтилен пакет белән чорнап, 10 – 15 минут парланып утырам. Шул рәвешле бер айда өч килограмм авырлыктан котылдым.

Динара Халитова. Арча


Фикер өстәү