Карбыз кабакны ярата: Блогер-агроном КИҢӘШЛӘРЕ

Блогер-агроном Оксана Сердечная элегрәк флорист булып эшләгән. Хәзер исә төп белгечлеге буенча үз бакчасында эшли, чәчәк бәйләмнәрен дус-туганнарның бәйрәмнәренә генә ясый. Уңган бакчачы мул уңыш алу серләре белән уртаклаша.

 

Җир җиләгенә ни кирәк?

Кыштан соң җир җиләге (клубника) үзенә бик күп игътибар таләп итә: кипкән һәм зарарланган яфракларны, мүлчәләрне җыеп алу, өстәмә тукландыру мәҗбүри! Беренче язгы ашламаларны туфрак 6 – 8 градуска кадәр җылынгач кертергә була. Әгәр туфрак салкынрак икән, җир җиләге тамырлары ашламаны сеңдерә алмаячак. Беренче тукландыру гадәттә апрель аенда башкарыла да инде. Моның өчен күп очракта азотлы ашламалар сайлыйлар. Бу яшел массаны үстерергә ярдәм итәчәк. Икенче ашлау җиләкләрдә бөре барлыкка килгәндә (бутонизация) үткәрелә. Өченчесе – җиләк өлгергән чакта. Бу вакытта җиләкләрне тукландыру өчен фосфор-калий катнашмалары кулланыла. Алар чәчәк атарга, уңыш күп булуга файдалы. Азотлысын да кулланырга ярый, әмма азрак күләмдә. Ашламаларның минераль һәм органик төрләрен дә куллану зыян итмәс. Мәсәлән, «Кристаллон», «Фаско», «Биокомплекс», «Органикмикс», «Фертика», «Нитроаммофоска». Җиләк астына, чәчәк атар алдыннан, гадәти көл кертергә дә киңәш итәм. Мин куак астына 2 аш кашыгы салам һәм мүлчәлим. Ашлама керткәннән соң су сибәргә онытмагыз.

Үсентеләрне ашлау

Үсентеләрне күчереп утыртырга 10 көн кала, аларны ашларга була. Шул ук вакытта үсентеләрнең халәтенә дә игътибар итәргә кирәк. Сәламәт үсентенең яфрагы да, сабагы да нык, куе яшел төстә була. Үсентенең тышкы кыяфәтенә карап, аңа нәрсә җитмәвен дә аңларга мөмкин. Мәсәлән, азот җитмәүгә аскы яфракларның саргаюы ишарә ясый. Калий кытлыгы турында яфракларда саргылт төс барлыкка килү, яфрак очларының кибүе сөйли. Сабакларның (побеги) йомшаклыгы, яфракларга зәңгәр, шәмәхә төсләрнең кунуы фосфор булмау­ны аңлата.

Органик ашламаларны минераль ашламалар («Фертика», «Агрикола», «Кристалон») белән чиратлаштыру хәерле. Әмма арттырып җибәрмәгез, үсентеләрнең үлүе бар. Кибеттән алган әзер махсус ашламаларны түбән концентрациядә кулланырга кирәк. Монысы да үсемлекләргә зыян китермәс өчен.

Карбыз-кавын үстерәбезме?

Теплица шартларында карбыз, кавын үстереп буламы, дип еш сорыйлар. Була, әмма орлык чәчүне апрельдән дә соңартмаска кирәк. Киңәш итеп шуны әйтә алам: карбыз да, кавын да җылыны бик ярата. Температура 10 градуска кадәр түбәнәйсә, тамыр системасы туклыклы матдәләрне суырудан туктый, шул рәвешле булачак җимешләр шыткан вакытта ук үләчәк. Карбыз орлыгын кабакка ялгап үстерү уңайлы. Аның өчен лагинарий кабагы кирәк. Бу декоратив кабакка теләсә нинди сорт карбызны ялгарга була.

Гладиолус тәрбияләү сере

Бу төр чәчәкне бик яратам. Аның суганчаларын суыткычта, крафт пакетта саклыйм. Сакларга куяр алдыннан һәрвакыт «Максим» дигән препарат белән эшкәртәм, киптерәм. Әмма кайчагында болай эшләгәннән соң да суганчада күгәрек барлыкка килүе бар. Димәк, өстәмә эшкәртү кирәк. Моның өчен 3 литр суга 10 г марганцовка өстим, суганчаларны шушы суда 20 минутка калдырам. Аннан газетага җәеп салам да бер тәүлек буе киптерәм. Шушындый ук эшкәртүне георгин, бегония кебек чәчәк суганчаларына да кулланырга мөмкин.

Утыртырга ярыймы?

Һава шартларын исәпкә алып, үземчә календарь төзедем. Шушы календарьга таянып, үсентеләрне ачык грунтка утыр­тыр­га исәп. Мәсәлән, баллы борычны
9 майга таба теплицага чыгарып утыртмакчымын. Теп­лица өчен карбыз, кавынны 15 – 20 апрельдән дә калмыйча утыртып, май уртасында ачык грунтка күчерергә уйлыйм. Ташкабакны апрель урталарында
2-3 литрлы чүлмәкләргә утыртам, үсентеләрне 9 – 15 майда теплицага күчерәм.

Апрельдә нишлибез?

  • 20-21 апрель. Бакчада казу эшләре, агач, куакларны кисү. Үсентеләрне тәрбияләү: туфракны көпшәкләндерү, корткычлардан һәм төрле авырулардан эшкәртү.
  • 22 – 24 апрель. Үсемлекләргә «ял» бирәбез.
  • 25 – 27 апрель. Яшел культуралар, кишер, борчак, пекин кәбестәсе, шпинат, петрушка, суганны ачык грунтка утырту. Туфракны корткычларга каршы эшкәртү, көпшәкләндерү эшләре.

 

 


Фикер өстәү