Чәчтарашханәләргә үзизоляция чорында эшләргә рөхсәт бирәчәкләр

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда чәчтарашханәләр 20 апрельдән яңадан эшли башларга мөмкин дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында бастырылган.

«Татарстан Республикасы министрлар кабинетының 19.03.2020 елгы «Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: «20.06.2020 чәчтараш хезмәте күрсәтүдән тыш», — диелә документта.

Чәчтарашханәләр өчен түбәндәге кагыйдәләр кертелә:

— смена башланыр алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә һәм инфекция билгеләре булган кешеләрне эшкә кертмәскә кирәк;

— бина эчендә өслекне, гомуми файдалану урынын һәм җиһазларны көненә кимендә 3 тапкыр дезинфекцияләргә;

— һәркем файдалана алырлык урыннарда ОРВИ профилактикасы турында мәгълүмат урнаштыру;

— смена тәмамланганнан соң, дезинфекция чараларын кулланып, бинаны җыештырырга.

Оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә гражданнар белән хезмәттәшлек иткәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

— хезмәткәрләрне антисептиклар, индивидуаль яклау чаралары (битлекләр, респираторлар, перчаткалар) белән тәэмин итәргә һәм килүчеләргә дезинфекция чаралары белән кулларын эшкәртү мөмкинлеген бирергә;

— килүчеләрне алдан язылу графигы буенча гына кабул итәргә,  кабул итү вакыты арасында урынны җилләтү һәм эш урынын дезинфекцияләү өчен 10 минут тәнәфес оештырырга;

— хезмәткәрләр арасында дистанция ким дигәндә 1,5 м булырга тиеш.

Чәчтарашханәгә бару өчен СМС-пропуск системасында яңа максат барлыкка киләчәк — «11: чәчтарашханәгә бару».


Фикер өстәү