«Сәләт» 12 сәгатьлек туры эфир уздырачак

Иртәгә, 19 апрельдә, иртәнге 9дан кичке 9га кадәр «Сәләт җыены онлайн» форумы узачак. Анда Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, җырчы Айгөл Галиева һәм яшьләр хәрәкәтенең активистлары катнашачак, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Туры эфирны Сәләтнең Instagram, YouTube һәм Вконтактедагы рәсми аккаунтларында карарга мөмкин булачак. Мондый форматта форум беренче мәртәбә оештырыла.

Эфирда Татарстанның берничә артисты чыгышы да көтелә. Алар арасында танылган битбоксер кызлар арасында дөньяда беренче бишлеккә кергән Айгөл Галиева, җырчы, «Сәләт»активисты Илназ Сафиуллин, Arts Biler Forum форумының музыкаль юнәлеше җитәкчесе, The Cheklaweek музыкаль проекты авторы Зәринә Вильданова бар. Шулай ук тамашачыларны MalsiMusic заманча татар музыкасыннан Dj-set белән куандырачак.

Форумны күзтеп баручыларның АКШ, Канада, Австралия һәм Төркиядәге ватандашлар белән аралашырга мөмкинлеге булачак.

«Сәләт җыены онлайн» форумын традицион «шәмчек» белән тәмамлаячаклар.


Фикер өстәү