Булат Бәйрәмовтан хачапури РЕЦЕПТЫ

Кирәк булыр:
бер йомырка;
бер аш кашыгы чүпрә;
ярты стакан җылы сөт;
бер стакан җылы кефир;
0,5 чәй кашыгы тоз;
бер чәй кашыгы шикәр комы;
он.

Барысын бергә болгатабыз да, камыр ясап, җылы урынга 30 минутка куеп торабыз. Ул арада эчлек ясыйбыз.

Эчлек өчен:
150 г эремчек;
150 г сырны 2 йомырка белән болгатабыз.

Камырны 4-5 өлешкә бүлеп, овал формасында җәябез. Камырның кырыйларына уылган сыр салып, кырыйларны көймә формасында төрәбез. Әзер көймәләрне майлы табага тезгәч, уртасына эчлекне салып чыгабыз. 200 градуслы духовкада 20 – 25 минутта пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан көймәләр уртасына йомырканың сарысын салып, 2 минут духовкада тотып алырга кирәк.


Фикер өстәү