Татарстанда тәүлегенә СОVID-19 йоктыруның рекордлы 31 очрагы ачыкланды

Бүген Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 31 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

5 кеше хастаханәгә озатылган, 26сы өйдә дәвалана.

Шулардан:
18 яшькә кадәр — 2 очрак;
18дән 30 кадәр — 5 очрак;
30дан 50 кадәр — 9 очрак;
50дән 60 кадәр — 7 очрак;
60тан 70 кадәр — 6 очрак;
70тән 80 кадәр  — 1 очрак;
80нән 90 кадәр — 1 очрак.

3 авыру — читтән кайтучылар, 28е — инфекцияле кешеләр белән якын элемтәдә торучылар.

Шәһәрләр буенча:
Казан — 8
Яр Чаллы — 17
Теләче — 2
Тукай районы — 1
Аксубай — 1
Саба — 1
Менделеевск — 1


Фикер өстәү