Җир маеның китсә җае

Республиканың көньяк-көнчыгышы – «кара алтын» төбәге. Соңгы 60 – 70 ел эчендә биредә барлыкка килгән шәһәрләрнең барысын да диярлек нефть тудырды. Тудырды гына түгел, яшәтте дә, хәтта чәчәк тә аттырды. Моңа кадәр нефть чыгаруны чикләү (дөресрәге, саллы күләмгә киметү) дигән мәрәкәнең, ике ятып, бер төшкә кергәне дә булмады.

Җир маеннан кергән акчаның күзгә кырып салырлык кына өлеше төбәккә, республикага калган заманнарда да без нефтьне күпме таба алабыз – шуның кадәр чыгарып килдек. Һәм менә андый «лафа» бетте. Россия, яңа ОПЕК+ килешүе нигезендә, «кара алтын» чыгаруны, көненә 11,3 млн баррель исәбеннән алганда, 23 процентка киметәчәк. Бу процентлар турыдан-туры «Татнефть»кә дә кагыла: берләшмәнең илгә килгән яңа төр «санкция»­ләрне бүлешми хәле юк. Килеп туган вазгыятьтә михнәтләрнең юан башы төбәк халкына, гади нефтьче, хезмәткәрләр җилкәсенә төшмәсме? Наил Мәгановның: «Кризислар килә дә китә, кыскартулар хакында уйлаганыбыз да юк», – дип белдерүе өметләндерсә дә, андый хәл беренче чорга гына кагылырга мөмкин. Эш фронты сизелерлек кимегәндә, табыш та шул дәрәҗәдә азая. Хезмәт хаклары инде тәгаен элеккечә булмаячак.

Җир маен азрак чыгаруга күчү әле генә башка ишелгән төп бәла булса, аңа өстәмә импульс бирергә, резонанс тудырырга сәләтле икенче проблема да юк түгел нефть төбәгендә.

Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Баулы, көньяк-көнчыгышның башка кала һәм бистәләре – җир маена тулысынча диярлек бәйле моношәһәрләр бүген.

Андый статусның кризиссыз тормышта да бер яхшы ягы да юк. Нефтькә бәйле турбулентлык якадан алганда исә башка тармакларга караган предприятиеләрне эткәләп-төрткәләп «бакыйлык»ка озатуның хәтәр, үтә дә зыянлы күренеш икәне күпкә ачыграк аңлашыла башлый. Ике дистә ел буе барган ул шуышма «оптимальләштерү» бу юллар авторын да читләп узмаганлыктан, үзем яшәгән шәһәрдә кайчандыр гөрләп эшләгән заводларны гына санап чыгасым килә. 4 мең кеше хезмәт куйган «Радиоприбор», Казандагы авиация берләшмәсенең зур филиалы, «Нефтеавтоматика» заводы, «Газспецмашремонт», автомобильләргә урнаштырыла торган махсус җиһазлар җитештерүче АСО предприятие­се, башкалар. Бүген алар исән булса, кайгы күпкә кимрәк буласы иде. Тик аларның берсе дә юк.

Кайсылар калды? Чималчы дәүләттә кемнәр калырга тиеш булса – шулар. Әлмәт каласындагы – өч, калган шәһәрләрдә берешәр нефть һәм газ чыгару идарәсе (НГДУ) һәм дә җир мае табучыларга хезмәт күрсәтүче төрледән-төрле сервис предприятиеләре. Шуның белән шул. Эләгә алганда шул оешмаларда тир түккән, эләкмәгәндә, башка төбәкләргә йөреп эшләргә мәҗбүр халык калды. Сервис предприятиеләре дигәннән, андыйларның мин кай­чандыр эшләгәне, элекке хезмәттәшем белдергәнчә, беренче «кризисный адым»га – дүрткөнлек эш атнасына күчәргә планлаштырган да инде. Икенче адым нинди буласын әле беркем дә белми. Таҗлы вирус биредәге кече бизнесны, хезмәт күрсәтү өлкәсен буып маташканда, чүп өстенә чүмәлә өелә. Нефть тармагындагы шөбһәле вазгыятьнең төбәк масштабында гына калмавы да бик ачык. Рес­публика бюджеты нефть сәнәгатенә бәйле түгел, дип әйтеп булмый. «Коммерсантъ» басмасы Татарстанда, 2019 ел белән чагыштырганда, салымнарның 30 процентка кимү мөмкинлеген искәртә…

Әлбәттә, килеп туган проблемаларның күбесен Ходай каргышы – коронавируска сылтап буладыр.

Тик Brent маркалы җир маеның, мин бу юлларны язганда, мичкәсе – 28,39,  Россия чыгарган күкертле Uralsның 25,14 доллар торуында пандемиягә бәйле булмаган өлеш тә бар.

Мәгълүмат чаралары әле һаман да: «Сечинның башсызлыгы коронавирусны да уздырды», – дип яза. Алар хаксыз дияргә тел әйләнми. Март башында каш ясарга (АКШтагы сланец ятмаларын, бәяләрне төшерү юлы белән, «ябып», янкилар «кара алтын» саткан базарның бер өлешен яулап алырга) җыенган «Роснефть» башлыгының күз чыгарып куюы – ОПЕК белән төзелгән килешүдән тупас чыгуы илгә артык кыйммәткә төште. Ул демаршка согудиләр тоткан җавапны инде беләбез: алар чимал чыгаруны кискен арттырып, безгә «бәяләр сугышы» игълан итте. Urals нефте шалкан бәясенә калгач, без җиңелүебезне таныдык. Россия кимсетелгән, «кыйналган» шартларда яңадан ОПЕК+кә  кайтырга, алар әйткәнне үтәргә мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә без яшәгән ил, 10 апрель килешүе нигезендә, Россияне бар да, юк та иткән чималны елына якынча 50 млн (төрле чыганаклар төрлечә бәяли) тоннага азрак табачак. Җир маена бүгенге бәяләрне дә исәпкә алганда, нефть доллары агымы саеккан елганы хәтерләтәчәк, дип көтелә. Ул гынамы. Бәяләр күтәрелә башлап, Россия алда әйтелгән ике еллык килешүдән чыгарга җыенган тәкъдирдә, «бәя сугышы» яңадан кабынып, гарәпләр безне янәдән дә югары квоталар белән бастырырга мөмкин. Бу хәлне төп кәсеп итеп чималчылыкны сайлаган ил өчен өстәмә капкын дип тә атап буладыр.

Яңадан сүз башына – республикабызның «кара алтын» чыгаручы көньяк-көнчыгышына әйләнеп кайтып, берничә фикер җиткерәсе килә. Бездәге нефть ятмалары иске һәм шул сәбәпле инде шактый саеккан. Кайбер промыселларда нефтькә ияреп чыккан суның күләме – 90 процент, хәтта аннан да артык. Тармакны азмы-күпме белгән кеше буларак тагын шуны да өстисе килә – түбән дебитлы скважиналарны япканнан, консервациядә тотканнан соң киредән эшләтеп җибәрү шактый авыр һәм чыгымлы. Алар җир маен гадәттә элекке күләмдә бирми. Мәскәүдә һәр нефть компаниясе туктатырга тиеш скважиналарның күләмен, санын билгеләгәндә бездәге әлеге үзенчәлек искә алынмаса, «Татнефть» соңыннан шактый авыр хәлдә калырга да мөмкин. Җитәкчеләребез зирәклегенә ышанган хәлдә, бу фактор энергетика министры Александр Новак ишеләрнең колагына бүгеннән үк тукыла башлангандыр дип өметләнәсе килә.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү