Рөстәм Миңнеханов: Гыйбадәтханәләргә йөрү белән бәйле авырлыкларга түзәргә кирәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районы аграрийлары белән очрашуда барысын да Пасха белән котлады һәм гыйбадәтханәләргә бару белән бәйле авырлыкларга түзәргә өндәде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Зур бәйрәм, әмма шулай килеп чыкты ки, гыйбадәтханәләрдә хезмәтне алып барырга ярамый. Барыбызда белгән кыенлыклар бар. Ләкин түзәргә, түзәргә…» — диде республика җитәкчесе.

Районда язгы кыр эшләре бәйрәмгә карамастан бара. Рөстәм Миңнеханов «Авангард» ҖЧҖ агрокомплексында булды, анда авыл хезмәтчәннәренә көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү