Куллану вакыты чыккан паспортларны алыштыру тәртибен аңлаттылар

Паспортларның, шулай ук машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу срогы тәмамланган гражданнарга документларны 15 июльгә кадәр алыштыру таләп ителми. Эчке эшләр министрлыгы мондый документларны алыштыру тәртибен рәсми сайтында урнаштырды. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Россия Президенты указы нигезендә, паспортның гамәлдә булу вакыты чыккан икән, Россия гражданнары өчен паспортны алыштыру таләп ителми. «Мондый документлар 2020 елның 15 июленә кадәр гамәлдә була. Бу чорда нинди дә булса, өстәмә белешмәләр алу таләп ителми. Шуңа да карамастан, кирәк булганда паспорт гадәти тәртиптә алмаштырылачак. Бу очракта карантин чаралар таләпләрен үтәргә, бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә, яки телефон аша алдан язылуны сорыйбыз», — диелә Эчке эшләр министрлыгы сайтында.

Әгәр паспортның гамәлдә булу вакыты 2020 елның 1 февраленә кадәр тәмамланса, мондый документ гамәлдән чыккан дип таныла һәм алмаштыру таләп ителә, дип ачыклык кертә Эчке эшләр министрлыгы. Шулай ук 2020 елның 15 июленә кадәр 14 яшькә җиткән балигъ булмаган затлар өчен паспорт алу срогы кичектерелде. Бу 2006 елның беренче яртыеллыгында туган балаларга кагыла. Әлегә аларның шәхесен раслаучы документ туу турында таныклык яисә элек бирелгән чит ил паспорты булачак.

Әмма паспорт алу мөмкинлеге барлык гражданнар өчен дә саклана. Әгәр дә бу бик кирәк икән, «паспортны алмаштыру өчен, яки югалган (урланган, бозылган) урынына яки 14 яшь тулган гражданнарга яңа паспорт алу өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары рәсми сайтларында күрсәтелгән телефоннар буенча кабул итүгә язылырга кирәк (Россия Федерациясе субъектының тәртип номеры +mvd.ru, мисал өчен: 77mvd.ru), яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (gosuslugi.ru)», дип ачыклык кертәләр Эчке эшләр министрлыгында.

Эпидемия вакытында машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыккан йөртүчеләр өчен дә шул ук тәртип була. Ягъни аларны 15 июльгә кадәр гамәлдән чыккан таныклык белән машинада йөргән өчен җавапка җәлеп итмәячәкләр. Бу йөртүче таныклыгының гамәлдә булу срогы 1 февральдән дә иртәрәк чыкмаган очракка кагыла.

Әмма аларның алдан дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып, таныклыгын алмаштыру хокукы бар. Кулда машина йөртү медицина белешмәсе булырга тиеш, аны хәзер алу бик кыен. Нәкъ шул сәбәпле, машина йөртү таныклыкларын алмаштыру вакыты әлегә 15 июльгә кадәр күчерелгән.


Фикер өстәү