19 апрельдә көндез Казанның Чебакса бистәсендә янгын чыга, анда бер кеше һәлак була, тагын берсе пешә.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгын турындагы хәбәр 12.40 сәгатьтә килә:Яшел урам, 4а адресы буенча урнашкан шәхси йортта янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт һәм ишегалды корылмалары янып бетә, янгынның якынча мәйданы 115 квадрат метр тәшкил иткән. Ут күршедәге йортка таралу куркынычы да була.
Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә кешеләрне эзләүгә керешәләр. Һәлак булган кешенең гәүдәсе табыла, аның шәхесе билгеләнә, 1 дәрәҗә тән пешүләре булган тагын бер кеше Ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырылган.
Янгынның сәбәбе ачыклана.
Янгында 1949 елгы ир-ат һәлак булган,1958 елгы хатын-кыз зыян күргән. ГТХМ да янгынның башлангыч сәбәбе-ут белән саксыз эш итү дип саныйлар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat