Бакча күршеләре хокукларына бәйле төзәтмәләр кертелгән: җыр тыңлаганга һәм тирес таратканга шикаять язу файдасыз булачак

Дәүләт Думасы депутатлары бакча күршеләре арасындагы бәхәсләрне җайга сала торган төзәртмәләр эшләгән. Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты җитәкчесе Павел Крашенинников “Российская газета” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, төзәтмәләр җир милекчесенең күршесе хакына билгеле бер чикләүләр-уңайсызлыкларга түзәргә тиешлеген күздә тота.

Аның әйтүенчә, милекчегә, теге яки бу мәсьәләнең асылына төшенмичә генә, әйтик, күршесе бакчасындагы тавышларга, төтен, газ, көл исенә, башка исләргә зарланып, кая да булса шикаять язу файдасыз булачак.
Әмма һәр нәрсәдә түземлекнең чиге бар. Бакча милекчесе дә, мәсәлән, күршедән агылган музыка тавышы яки таралган ис-төтен үзенә комачаулык итә башлаганчы (рәсми тел белән әйтсәк, билгеләнгән нормативтан артып киткәнче) гына күршесе кыланмышларына түзеп торырга мөмкин. Юкса ул күршесеннән тәртипкә утыруны таләп итә ала.
Моннан тыш, төзәтмәләр нигезендә, күрше бакчаны сусыз калдыру белән янардай коелар казу, күрше биләмәсен пычратырдай канализация корылмаларын төзү тыела.
Депутат аңлатып үткәнчә, закон проектында шулай ук җир кишәрлегенең һәм андагы барлык корылмаларның бер үк кадастр номеры белән бердәм объект булып торачагы билгеләнәчәк.


Фикер өстәү