«Якын-тирәдәге 100 километр радиус­­та бездән сорыйлар, алалар дисәң дә, арттыру түгел»

Районнарда, авылларда кайчандыр гөрләп торган, аннан соң ташландыкка әйләнгән биналар яныннан берәү дә тыныч кына үтмидер. Аларның шактые хәрабә хәлендә йөрәк ярасы булып тора. Сирәк булса да, андыйларга «икенче сулыш» алыр­га ярдәм итүче фидакарьләр табыла. Балтачтагы шундый тәвәккәл егетләрнең берсе – Чепьядагы «Сельхозтехника» бинасын яңартып, күптөрле эш алып баручы «Зифа» ширкәте хуҗасы Илнур Шакиров һәм аның хезмәттәшләре турында күптән түгел язган идек. Бүген сүзебез тагын бер шундый булдыклы коллектив турында.

– 2018 елда элекке мех әйберләр фаб­рикасы гаражларын сатып алып, эшне алюминий конструкцияләр, ишекләр, тәрәзәләр ясаудан башлаган идек, район өчен бик уңышлы булмады, алар шәхси секторга караганда күбрәк офисларга туры килә, шунлыктан «ТимерКом»ны Казанга күчерергә, ә биредә авыл, район җирлеге өчен сорау зур булган продук­ция­ләр җитештерүче «Корыч йорт» (аларны клиентлар «Стальной дом», «Stell xouse» бренды буенча белә) заводы оештырырга булдык, – ди җитәкчеләре Эльнар Шакирҗанов.

Иске гаражлар бүген инде барысы да яңа цехларга әйләнгән. Заманча компьютерлы станоклар, яңа технологияләр кулланып, берничә төрле сыйфатлы продукция җитештерү линияләре. Эшчеләргә дә уңайлыклар, шартлар тудырылган. Якты, чиста, җылы цехларда эшлиләр, вентиляция-җилләтү җайланмалары куелган, махсус киемнәр бирелгән, душы да, гарнитурлар куелган ашау бүлмәсе дә бар.

Заводта чуеннан коелган әйберләр (салкын һәм җылы ысул белән капка-чардуганнар, бизәкләр), күп төрдәге металл эшләнмәләр ясыйлар, гади генә торбаларга төрле бизәкләр сырлап, сәнгать әсәре булырлык кулланмалар, бакча интерьерлары (мангал, чәчәк савытлары, утыргычлар) ясыйлар. Кайткан әзер профильләрне төрле төсләргә буяуга исә тулы бер цех махсуслашкан. Сыйфатлы булсын өчен порошок белән сиптереп буяу ысулын кулланалар. Аңа кадәр әле аларны чистарталар, эшкәртәләр, яхшылап корыталар, сиптереп буягач, махсус мичтә киптерәләр. «Без аларны сату өчен дә әзерлибез, үзебез дә шул ук материал белән эшлибез. Шуңа да безнең өчен сыйфат һәм гарантия беренче урында», – диләр.

Бүген биредә өч линия профнастил, бер линия яңа төр металл чирәп (металлочерепица), тагын берсе дүрт төрле металлосайдинг, бер линия гипсокартоннарга, фасадларга профильләр җитештерә. Быел тагын ике линия сафка баскан: берсендә дүрт төрле евроштакетниклар (гадәтиләре дә, порошок белән сиптереп буялганнары да бар), икенчесендә оцинковкалы профиль торбадан теплицалар ясала башлаган. Соңгысын сынау шарты белән генә эшләп караган булганнар, сораучылар көнләп арта, диләр. «Поликарбонат белән корып та бирә алмыйсызмы?» – дип тә сораганнар иде, анысын киләсе елдан эшли башларбыз, шул чакта теплицалар эшләүне дә арттырырбыз дип килештек. Быелга аларга бина җитми. Әлегә теплица каркаслары ясыйбыз. Аларны алып китеп торалар. Кукмара, Кама Аланы, Мари-Төрек, Казаннан кадәр киләләр. Ни дисәң дә, бездә бәяләре очсызрак, – ди Эльнар.

Халыктан нинди товарга сорау була – алар шуны эшләргә әзер. Әнә, сездә парник дугалары юкмы, дип шалтыратып сорауга, аларны да әзерләп куйганнар. Берне генә түгел, билгеле. Кулларында ут уйната торган, мең дә бер һөнәрле егетләр, оста кулында могҗизалар тудырырга сәләтле заманча станоклар булганда, проблема юк, диләр.

Шулай да бүген иң күп сорау чардуганнарга икән.

– Якын-тирәдәге 100 километр радиус­­та бездән сорыйлар, алалар дисәң дә, арттыру түгел, – дип дәвам итә Эльнар. – Татарстан районнары гына түгел, Ижевск, Можгадан кадәр киләләр, илтеп бирү мөмкинлегебез дә бар. Киләсе елга зур кибетләр челтәрләренә чыгачакбыз, бүген бу эш башланды инде. Бездә чардуганнарның 46 төрле ассортименты бар. Димәк, 46 төрле бәя. Һәркем үзенә ошаганын сатып ала, заказ бирә ала. Кибетләрдән, арадашчы, алыпсатарлардан алганчы, бездән – заводтан килеп алсалар, кешеләргә очсызга да чыга, ышанычлы да була. Даими клиентлар буларак, без чималны җитештерүчеләрдән шактый очсыз бәягә алабыз, бәяләрдә дә күренә инде ул. Сыйфат мәсьәләсе дә беренче урында.

Дистәләгән кешегә эш урыны булдырган, әле һаман да эш төрләрен, юнәлеш­ләрне арттырам дип, үз алдына зур максатлар куеп эшли торган кешеләрне күрәсең дә, ихластан сокланасың. Барлы-юклы ике ел эчендә ташландык урынны өр-яңа корылмага әйләндергән Эльнар һәм аның командасының иртәгесе дә өметле кебек күренде.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү