«Тәмле ипи ашыйсы килә, сатучыны авылга кертегез!»

Атнага ике тапкыр Кукмарадан Түбән Арбашка ипи китерәләр иде. Безнең авылга кереп тә, пешкән ризыкларын, ипиләрен сатып чыгалар иде. Авыл халкы шушы машинаның килгәнен көтеп торды. Ул ризыкларның тәмлелеге, камырның уңганлыгы!  Ә безнең авыл кибетчесе минем ипине алмыйлар, ул машинаны кертмәгез дип шикаять биргән.

Капка төбенә китереп биргәч, әбиләргә дә чыгып алу уңайлы иде. Кешенең теләгән ризыгын алырга хокукы юк микән соң ул? Авыл кибетендәге  ипи тәмле түгел. Шуңа да халык Шамил Мөнировның ипиләрен көтә. Әле алар 15 сумга малга дип тә ипи китерә иде. Анысы да бик кирәк. Зинһар, безгә ипи китерүне дәвам итсеннәр иде.

Өркеш авылы халкы.

 Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмовага шалтыраттык.

– Бу  сорау белән миңа да килделәр. Авыл халкы миннән бу машинаны авылга  кертергә рөхсәт сорый. Тик мин моны эшли алмыйм. Мондый хокукым юк, – ди ул.

Түбән Арбашка ипи китерүче Шамил Мөниров белән дә элемтәгә кердек.

– Урамда сатып йөрергә бөтенләй ярамый. Без халык үтенеченә колак салып, аларга ипи кертә идек. Әмма хәзер бу эш тукталды. Ипи сатар өчен йә кибетен, йә киоскың булырга тиеш.  Ризыкны алай яратып сорагач, бәлки киләчәктә җае табылыр, – ди ул.

Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина исә, әлеге үзизоляцияләү режимы вакытында мондый сатуларны бөтенләй тыеп торырга кирәк, ди.

–  Коронавирус таралмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Хәзерге вакытта авылга вирус кермәсен өчен хәтта читтән кайтып китүне дә контрольдә тотабыз. Өлкәннәргә бөтенләй кибеткә, урамга чыгып йөрергә ярамый. Алар өчен волонтерлар бар. Максатыбыз – кемгәдер начарлык эшләү түгел, авыл кешесен саклау. Кыенлык озакка бармас, бераз сабыр итәргә кирәк, – ди ул.


Фикер өстәү