Татарстанда булган юл һәләкәтендә гомере өзелүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген авария Чаллы — Әгерҗе автомобиль юлында булган. Ханты-Мансийск автономияле округы номерлары булган «Мазда» җиңел автомобиле зур тизлек белән юлдан кюветка төшеп китеп әйләнгән. Машинада 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге алты яшь кеше булган.

«Һәлакәттә чит ил машинасының бер пассажиры һәлак булды. Калган биш кеше җитди җәрәхәтләр алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерделәр», — диде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

https://tatar-inform.tatar

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү