Путин коронавирусның «пик» ноктасына якынаюы турында кисәтте

Россиядә яңа коронавирус таралуның пик ноктасы алда әле, аны ничек тә җиңелрәк, шомарак үткәреп җибәрергә кирәк булачак. Президент Владимир Путин вирусологлар катнашындагы киңәшмә барышында әнә шулай дип кисәткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. “Әлеге пик ноктасын шомарак узу, иң күп йогышлану очраклары теркәләчәк иң югары нокта аша узу вакытын киметү кирәк”, – дигән ул.

Дәүләт башлыгы килеп туган хәлләрнең, элеккечә үк, катлаулы булуын басым ясап әйткән. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, яңа вирусны таралуны тоткарлауга ирешелгән.
Бүгенгә алынган мәгълүматларга караганда, Россиядә 85 төбәктә коронавирус йоктыруның 47 меңнән артыграк очрагы теркәлгән. Иң күп авыручылар Мәскәү төбәгендә – 31 меңнән күбрәк кеше. Эпидемия башланганнан бирле илдә COVID-19 йоктырган 405 сырхау үлгән, 3,5 меңләп кеше савыккан.


Фикер өстәү