Бүген авылны яшәтү миссиясен туган җиреннән читтә яшәүчеләр дә үз өстенә ала. Нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе – Актаныш районының Күҗәкә авылында дөньяга килгән Рафак Шәрәфетдинов ул.
Бабасы Шәрәфетдин, әтисе Мирзанурның игелекле хезмәтен дәвам иттерә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Агроном белгечлегенә ия булу турында таныклык алган егетне армия сафларына чакыралар. Аннан хезмәт юлын туган авылында электрик булып башлап җибәрә.
Минзәләдә укыган елларда ук танышкан күрше Чирү авылы кызы Әлфия егетне армиягә озатып, көтеп ала. Ике яшь йөрәк кавыша. Озак та үтми, өлкәннәрнең фатихасын алып, Чаллы каласына юл тоталар. Тату, матур гаиләдә ике кыз, бер ул тәрбиялиләр. Бүген ике оныклары үсеп килә.
Кечкенәдән әтисенең машинасына утырып йөргән, машина җене кагылган Рафак Чаллыда үз эшен ачып җибәрә. Машина паркы булдыруның беренче адымнарын ясый. Башта бер йөк машинасы сатып ала, аннан икенчесен… Товар ташу өчен машиналарны арендага биреп тора башлый. Керем кергән саен, максатлар да зурая. Бүген Рафак Шәрәфетдинов – «Челны-Транс» җәмгыяте директоры. Шәһәрдәге оешмага якташларыбызны да эшкә чакыра. Бүген егермеләп авылдашыбыз ул җитәкләгән коллективта хезмәт куя.
Шәрәфетдиновлар шәһәрдә яшәсәләр дә, ике арадагы юлга тузан кундырмыйлар. Туган туфрак, авыл хакын хаклап яшәргә күнеккән ир-атның, буш нигезләргә карап, күңеле сызлана. Рафак туган авылында эш урыннары булдырырга карар кыла. Мадарат тавы башында, совет заманында куян торагы булган урында ферма төзеп куя. Беренче елны казлар үрчетергә була. Мең каз бәбкәсе алып кайта. Авыл кешесе, сөенеп, эшкә килә. Мәктәп укучылары җәйге каникул вакытында бәбкә сакларга эшкә урнашалар. Тырыш хезмәтләре белән үзләренә көзен мәктәпкә кием алырлык мая җыялар.
Яхшы ният – эшнең башы гына. Моны аңлаган Рафак Шәрәфетдинов, икенче елны фермер хуҗалыгын киңәйтеп, казлар янына сарык фермасы да төзетеп куя. Сарык асрап, аннан үрчем алып, итен, йонын сатып, табыш алу бер нәрсә булса, икенчедән, авылда яшәүчеләрнең күңелләре дә күтәрелеп китә. Ак яулыклы апалар, әбиләр дә яз-көз йон алырга фермага киләләр. Һәр көннең киче бар, һәр көннең үз эше бар, дигәндәй, элекке вакытларны искә төшереп, көлешә-җырлаша йон кыркалар.
Авылда Сабантуймы, Корбан гаете, Өлкәннәр көнеме – нинди генә бәйрәм үткәрсәләр дә, табын әзерләүчеләргә Рафак Шәрәфетдинов ит белән ярдәм итә. Бүген ул оештырган хуҗалык фермасында йөз илле баш ат, мең баш сарык бар. Монда эшләүчеләр бик канәгать. Бүген авыл мәктәбендә утыз бер бала белем ала. Мәктәп янындагы балалар бакчасында сигез бала тәрбияләнә.
Рафак Шәрәфетдиновның туган авылындагы уңдырышлы туфракка утырткан эш агачы мул уңыш китерә. Авыл яшәвен дәвам иттерә. Тамырлар ныгый. Менә шундый асыл ирләрнең, куйган максатларына тугры калып, илгә-көнгә файда китерүләрен күреп, киләчәккә ышаныч арта.
Әлфия Хаҗиәхмәтова.
Актаныш районы, Күҗәкә авылы
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat