Эшмәкәрләр: «Президентның мөрәҗәгатенә бик сөендек» 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен кризиска каршы чаралар күрүне сорап хат юллады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, 12130 мең сум күләмендә эшсезлек буенча пособие 2020 елның 1 мартыннан эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга тиеш. Бу категориягә шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр эләкми. Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр адресына әлеге гражданнар бу катлаулы чорда ярдәм ала алсын өчен аларны исемлеккә кертүне сорап хат юллады», – диде Лилия Галимова.

Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Абдулганиев әлеге мөрәҗәгатькә зур өметләр баглавын әйтте.

– Бер атна элек Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппаратка Казан һәм башка шәһәрләрдәге базарларда һәм сәүдә үзәкләрендә азык-төлек булмаган товарлар сатучы шәхси эшкуарлар мөрәҗәгать итте. Карантин чаралары кертелгәннән соң алар үзләре һәм гаиләләре авыр хәлдә калды. Үзмәшгульләр дә шундый авырлык кичерә. Вазгыятьне бәяләр өчен минем җитәкчелектә оператив үзәк оештырылды. Шәхси эшмәкәрләр белән очраштык. Әлеге сөйләшүдә шулай ук министрлыклар һәм ведомстволардан экспертлар да катнашты. Нәтиҗәдә килеп туган вазгыять турында Рөстәм Миңнехановка җиткерелде. Ул исә эшсезлек буенча пособие алучылар исемлегенә эшкуарларны һәм профессиональ керем өчен кимендә бер тапкыр салым түләгән үзмәшгульләрне дә кертү үтенече белән Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итте. Мондый вазгыять бер бездә генә түгел. Башка төбәкләрдә дә андыйлар булуын искә алып, Татарстан Президентының тәкъдиме Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә кабул ителер дип өметләнәбез.

Әлеге хәбәрне эшмәкәрләр дә сөенеп кабул итте, әлбәттә. Аларның берсенә дә җиңел түгел бит хәзер. Мәсәлән, Миңнефәнис Хәмәтдиновның үз кибетләре, цехлары,  сөт комбинаты, пекарнясы бар.

– Хәзер беркемгә дә җиңел түгел инде, – ди Миңнефәнис Хәмәтдинов. – Бүген без, мәсәлән, 5 процентлы кредит ала алмыйбыз. Җитештерүне туктатмаска, кешене эштән бушатмаска тырышабыз. Коллективны сакларга, алай гына да түгел, хәлләр уңайлана башлагач, арттырырга дигән уебыз да бар. Ләкин әлегә авыр. Банктан 10 млн сум сорыйм, 1 млн гына бирәләр. Түләү мөмкинлеге дә бар югыйсә. Вакытында түләп барырга тырышабыз. Кибетләрдә сату да авырлашты. Кешедә акча кимегәне сизелә хәзер. Субсидияләр алу белән дә проблемалар бар.

Шуңа күрә ул Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате игътибарсыз калмаячагына зур өметләр баглый.

– Президентыбызның Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгате турында ишеттек. Бик хуплыйбыз, әлбәттә. Ярдәм булсын иде инде, дип өметләнәбез. Безнекеләрнең сүзләре үтә иде гадәттә, бу юлы да колак салсыннар иде, – ди ул.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү