«Бу – минем туган авыл!»  бәйгесенә: «Туган җирендә берегеп калган кеше бәхетле була»  

Туган җирендә берегеп калган кеше бәхетле була, чөнки туган җир бер генә. Хәбип Баянов өчен дә шулай: туган авылы Кәкре Елга бер генә. Бәхете дә, шатлык-сөенечләре, көенечләре дә шушында. Юкка гына фидакарь хезмәте ил күләмендә югары бәя алмаган: ул – Татарстанның атказанган агрономы, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Азнакай муниципаль районының Шәрәфле гражданы һәм башка күп кенә бүләкләр иясе.

Хәбип Баяновны яшь чагыннан ук беләм. Гаиләдә җиде баланың алтынчысы ул. Гомере буена бригадир, лаеклы ялга чыккач, авылның мөхтәрәм мулласы булып, мәһабәт мәчет салуга үз өлешен кертеп, фани дөньядан 95 яшен тутырып киткән әтисе Әгъләм ага юлын дәвам иттерде. Әтисенең бөтен гадәт-мөгамәләсе – гадилеге, эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге дә күчә аңа. Урта мәктәпне тәмамлауга, аны стипендиат итеп Казан авыл хуҗалыгы инс­титутына укырга җибәрәләр. Аксакал рәисләре Гарифҗан агай Галимовның гадәте шундый: үз белгечләрен әзерләп-укытып кайтара. Егет эшкә бик сусап, сагынып кайта. Бөтен кырларны иңли. Аны комсомол яшьләр үз «вожак»лары итеп сайлыйлар. Хәбип ВЛКСМ комитетында да еш күренә, спорт ярышлары үткәргән идек, җитез егетләребезне газетада яктыртасы иде, дип редакциягә дә җәһәт кагылып чыга.

Бервакыт мин аны «Эконом» хуҗалыгында очраттым. Баянов мондагы кырларның хуҗасы, РСФСРның атказанган агрономы Әхмәдишин янына килгән булып чыкты. Сабир аганың Мәскәү селекционерларыннан капчыклап кына алып кайткан «Мәскәү – 85» сортлы бодайны түтәлләрдә сынап үрчеткән чагы. Тәүге көздә үк гектарыннан 40ар центнер гәрәбәдәй бөртек җыеп алынганын белгән Баянов. Нишләсен Әхмәдишин, ярты капчыгыннан «әрсез» егеткә өлеш чыгармыйча котыла алмаган. «Нишләп Татар Шуганында икеләтә-өчләтә артык уңыш алалар?» – дип тә баш вата яшь агроном. Йөри-эзли торгач, моның серен дә ача. Калаклы сабаннар белән сөргәндә, туфрак җил, су эрозиясенә нык дучар ителә. Шулай итеп, исәп-хисаплар белән куен дәфтәрен тутыра Баянов. Авыл хуҗалыгы идарәсенең тәҗрибәле агрономы Зимфира Гафиятуллина белән дә еш киңәшләшә. Бергәләп туфрак картасы төзиләр, чәчү әйләнешләрен фәнни нигездә үзгәртәләр. Шулай тырышып йөргәндә, район газетасында, «Марс» колхозында кайбер басуларда чүп үләннәр күренә, дигән тәнкыйть чыга. Район Советы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиядә Баяновка штраф чәпәп кайтаралар. Шактый авыр кичерә булса кирәк ул моны. Хикмәте 10 сумда түгел, әлбәттә, абруйны югалтуда. Бу хәл аны тәмам кыздырып җибәрә: иң әүвәл чүп үләннәргә каршы тулы комплексны үтәүгә күчә.

Бу елны меңәр гектар чәчүлекне гербицидлар белән эшкәртәләр. Әмма моны күреп, күңеле әрни Баяновның, чөнки күпме кош-корт, бөҗәк-микроорганизмнар харап була, кыскасы, табигатькә зур зыян салына. Шуны истә тотып, язын тырмалауны мәҗбүригә әверелдерәләр. Көздән үк күпчелек мәйданга яссы кискечләр кертәләр. Рәисләре Гарифҗан агай белән телгә килсә килә, тәки үзенекен итә, ашлама складын да, юлларны да салдыра. Бер елны, салам кытлыгы тугач, Мәллә елгасы буендагы торфны терлек астына салуны отышлы дип табалар. Берничә көн маллар таптап изрәткәч, тагын да уңдырышлы җир сыена әверелә бу торф. Аңа бераз минераль ашлама да өстиләр. Басуларга меңәрләгән тонна уңдырышлы һәм арзанлы компост озатыла.

Баяновның кайчак нефтьчеләргә үпкәсе кабара. Адым саен куелган баганаларга түзәр идең әле. Скважиналардан соң актарылып калган җирләргә, торбаүткәргечләр өчен казылган канауларга түзеп булмый бит. Җирне телгәлиләр, тигезләргә, чистартырга оныталар.

Еллык хисап җыелышында колхозчылар белән уртак­лаша ул бу әрнүләрен. Элемтәчеләргә тиклем телефон баганаларын көтүлекнең нәкъ уртасыннан сузганнар.  Берчак язын «Сөләйнефть» идарәсе гаебе белән Мәллә елгасы буендагы уҗымны нефть каплый. Исләре дә китми. Комиссия белән актлаштырып, китерелгән зыянны кайтаралар. Гаеп­леләр нефтьне җыеп ала.

1985 елның урып-җыю дәфтәренә Баянов турында түбәндәгеләрне теркәп куйганмын: «Игеннәрнең уңышы һәр гектарга 24,5 центнер белән түгәрәкләнде. Дәүләткә сату планы 193 процентка үтәлгән, шикәр чөгендере – 263 процентка. 29 яшендә район тарихында беренче итеп, Хәбип Баяновка «Татарстан АССРның атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде».

Шуннан аның хыялый колачлары тагын да киңәеп китә. Республика җирләрне мелиорацияләү программасына күчкәч, Мәллә елгасы буйлап тирә-юньдә иң зур – 7 млн кубометр су сыешлы капиталь буа барлыкка килә һәм сугарулы мәйданнар 750 гектарга киңәя. Сигез басулы чәчү әйләнеше буенча анда күпьеллык үлән һәм бөртекле-кузаклы культуралар игелә.

1986 елда 30 елдан артык колхоз рәисе булып эшләгән остазы Гарифҗан Галимов дилбегәне Хәбип Әгъләм улына тапшыра. Монысы аерым вакыйга. Шуннан берничә көн алда гына КПСС райкомының авыл хуҗалыгы бүлегенә күчәргә дип әңгәмәгә кергән вакытта, үз колхоз рәисе белән йөзгә-йөз очраша болар. Баксаң, остазы белгеченең китеп барачагын ишетүгә, бөтен эшен ташлап, райком секретаре бүлмәсенә ашыккан һәм үзенә алмашка калачагын әйткәч, Хәбип кабат әйләнеп кайткан. Шуннан авылдашларының ышанычына гомерлек тугры кала ул. 14 ел агроном, 27 ел рәис булып эшләү дәверендә «Кәкре Елга» – «Марс» кооперативы күп үзгәртеп коруларны кыю үтеп, иң алдынгы, мөстәкыйль хуҗалык булып кала алды. Бу чор эчендә Кәкре Елга, Якты Юл, Кәтем авылларына районда беренчеләрдән булып табигый газ кертелде, урамнарга чишмә суы үткәрелде, юллар салынды. 60лап торак йорт төзелде. Чын-чынлап горурланырлык бу объект­лар бүген дә, киләчәктә дә авылның икътисади нигезен, ныклыгын тәшкил итәләр. Әнә ул «Тулпар» ат спорты мәктәбе үзәге генә ни тора!

– 2002 елда атлар өчен бер бинаны үзгәртеп, без чабыш атларына өстенлек бирергә булдык. Араларында юртаклар да, понилар да бар. Үземнең ике улым да шунда кайнашып үстеләр. Тирә-юньдәге Сабантуйларда, дәрәҗәле ярышларда, туйлар, бәйрәмнәрдә милли бизәлгән атлар белән катнашабыз, – ди бу эшне оештыручыларның берсе, Баяновның олы юлын дәвам иттерүче хуҗалык рәисе Рамил Зарипов.

Әйе, ат җене кагылган ир-егетләре ишәеп, үсеп торган Кәкре Елганың киләчәге тагын да яктыра барачагына куанып туймаслык бүген, чөнки аның адымнары ныклы, ышанычлы. Әнә район үзәгендәгедән дә ким булмаган мәһабәт мәчетләренең якты, биек манарасыннан азан яңгырый. Үз заманында бөтенесе бер йодрык булып, легендар Кәбир агай Вәлиевләр белән җыелып төзелгән бу нурлы биналарда мөхтәрәм авылдашларының изге рухлары яшидер. Хәбип Баянов җиде дистәлек якты юбилеен җәмәгате Сиринә, оныклары, оныкчыкларының якты, бәхетле киләчәген күреп каршылый.

Әсгать Сәгытдинов, Азнакай, Кәкре Елга

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү