Гаеплене эзләгәндә: Кытайның арт сабагын укытырлармы?

Дөнья икътисады тирән кризиска батып барган бу көннәрдә ил лидерлары, зур сәясәт акулалары гаеплене табу һәм җәзага тарту идеясе белән яна башладылар. Үткән атнада Кытай тарафына карап йодрык болгаучы министрлар һәм сенатор-депутатлар саны ишәйде. Күк асты иленә ике төрле авыр җинаять «тегәргә» тырышалар: беренчесе – коронавирус турындагы чын мәгълүматны яшереп, башка илләрне ашыгыч чаралар күрү мөмкинлегеннән мәхрүм итү; икенчесе – коронавирусны Ухань лабораториясендә үстерелеп иреккә җибәрелгән дип тану. Менә шушы ике җинаять нигезендә гаеплене җәзага тарту юллары барлана. Кытай – зур хәрби держава, дөнья икътисадында тоткан урыны да шактый ук. Аны гаеплеләр эскәмиясенә утырту бик үк җиңел түгел. Тик шулай да илнең нечкә урыннары җитәрлек. Глобальләшү шартларында ул байтак акчасын чит илләргә, бигрәк тә АКШка чыгарды. Менә шул капитал хәзер куркыныч астына куела. Американың Теннесси штатыннан сайланган сенатор Марша Блэкберн Кытай Үзәк банкының АКШ әҗәт кәгазьләренә тыккан акчасын кайтарып бирмәү ягында. Аның фикерен Көньяк Каролина штатыннан килгән сенатор Линдси Грэм да куәтли. Янкиларның, кемгә бирәчәгебез бар, барыгызны да кичерәбез, дип әйтү ихтималлыгын без «Ватаным Татарстан»да берничә атна элек әйткән идек инде. Ике мәшһүр сенатор ватанымлылар фаразлаган сценарийны тормышка ашырмакчы һәм моны Кытайдан башламакчылар. Кытай АКШның дәүләт облигацияләрендә биниһая зур күләмдә акча тота: 1,2 триллион долларга сатып алган Вашингтон баскан кәгазьләрне. «Кытай кыйммәт түләргә тиеш, шул исәптән Америка кәгазьләренә тыккан акчасы белән дә», – дип кычкыра анда Грэм. Инде өченче пандемиянең Күк асты иленнән таралуын искә төшереп, ул барлык илләр дә Кытайга матди дәгъва белдерергә тиешләр дип саный.
Пентагон җитәкчесе Марк Эспер Кытайны әле дә мәгълүмат яшерүдә гаепли һәм аңа бердәм һәм куәтле басым ясарга чакыра. Саддам һәм Каддафи акчаларын җиңел генә йотып куйган янкиларның Кытай белән уеннары барып чыгармы-юкмы, анысы әлегә сорау астында, әмма көнчыгыштагы державага карап теш үткенләүчеләр бер АКШта гына түгел. Германиянең икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш министры Герд Мюллер да Күк асты илен дөрес мәгълүмат бирергә мәҗбүр итәргә чакыра. Немец сәясәтчеләре дә коронавирусның ясалма биологик корал булу мөмкинлеген җитди исәпкә алалар. Австралиянең тышкы эшләр министры да вирусны бәйсез тикшерүләр иләге аша үткәрергә өндәде.
Төрле яктан рәхимсез һөҗүмнәр астында калган Кытай җитәкчелеге чирнең Ухань биолабораториясе җимеше булу ихтималлыгын кискен кире кага, хайваннардан кешегә күчте дип дәлилли. Соңгы көннәрдә Кытай статистикасы Уханьда коронавирустан үлүчеләр санын киметеп күрсәтүен таныды. Дөнья сәясәте олимпында утыручылар Пекинга басымны көчәйтергә омтыла. Әмма инде хәзер глобаль икътисад шундый упкынга сикерде: бөтен Кытай байлыгы белән түләтсәң дә, югалтулар каплап бетерерлек түгел.

 

Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү